Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
16 ноябрь 2017, 13:20

Иҗат чишмәсе

Сызылып кына таңнар аткан чакта, Сине уйлап уянам. Күңелемә тынгы тапмыйм, Сине уйлап моңланам.

Бәхетлеме, дидең


(иң якын дустыма багышлап)
Сызылып кына таңнар аткан чакта,
Сине уйлап уянам.
Күңелемә тынгы тапмыйм,
Сине уйлап моңланам.
Кыен чакта яннарымда булдың,
Шул чакларда син бит булыштың.
Үлем элмәгеннән йолып калдың,
Кирәк чакта мине юаттың.
Хәзер бәхетлеме, дидең,
Бәхетлемен!
Балаларым, оныкларым белән.
Алар тату, тигез яшиләр.
Бәхетлемен!
Баш өстемдә түбәм бар,
Аягымда йөреп торам,
Күзем күрә, зиһенем бар.
Бәхетлемен!
Күк йөзебез аяз,
Тормыш тыныч.
Нәрсә ашыйм, дисәң,
Шунсы бар.
Бәхет дигән нәрсә бик күп кырлы,
Аны кайчак аңлатып та булмый.
Ләкин аны һәрчак тоеп торам,
Шуннан кадерлерәк нәрсә бар?!


Сугышның тол хатыннары
Дүрт ел барган сугыш бетте.
Күп хатыннар сөйгәннәрен
Яу кырыннан көтеп алалмады.
Йөрәкләрдә калды өзелеп сөю хисе,
Тирән, төзәлмәслек яралары.
Йөрәкләре өзелеп сызласа да,
Еламады, сабыр гына көтте.
Еллар үтә торды,
Ул хисләрне суытмыйча,
Тол хатыннар аралардан
Китә торды...
Хатыннарның яше-карты
Газиз балаларын өзелеп көтте.
Яу кырында башын салган
Сөю җимеше, йөрәк парәләре
Күңелләрдә һәрчак сабый булып калды...
Авыр михнәт күргән кешеләргә
Нәрсә теләсәк тә аз кебек.
Исәннәргә бирсен тыныч картлык,
Иң мөһиме булсын тазалык.
Үлгәннәргә бездән шушы теләк:
Оҗмах ишекләре булсын ачык.
Урыннары булсын җәннәт.
Яшь егетләр, типсә тимер өзәр ирләр
Яу кырында ятып калды.
Яу кырыннан исән кайтканнарның
Сыкрап-әрнеп сызлый яралары.
Яуда башын салган яугирләрнең
Истәлеген мәңге онытмыйк.
Ә хәбәрсез инде югалганның
Каберләрен каян соң табыйк?
Оныттылар инде безне, диеп,
Рәнҗепләр дә ята күрмәгез.
Онытмадык, һәрчак безнең истә,
Әрнеп яна шуңа йөрәгебез...

С. СӘГЫЙРОВА.


Кошлар киткәч
Шат елмая миңа зәңгәр күктән
Көзге кояш сибә нурларын.
Әле булса ишеткәндәй булам
Киткән кошларымның җырларын.
Вакытлыча ташлап туган җирен
Җылы якка китте аккошлар.
Ак юрганын яба Җир-Анага
Ак сакаллы картлач ак кышлар.
Елгаларны каплый боз катлавы.
Дулап исә котып җилләре
Киткән кошкайларны сагындыра
Туып-үскән газиз җирләре.
...Кышлар үтәр, ямьле язлар җитәр,
Кошлар кайтыр туган якларга.
Ярсып тибәр йөрәк, ничек түзмәк кирәк
Алар илгә очып кайтканда.
Чылтыр чишмә туктамыйча агар,
Чыгар язны каршы алырга.
Ярларында үскән каен кызга
Вәгъдә бирер тугры калырга.
Күктә сайрар сабан тургайлары,
Сандугачлар яшел тугайда.
Калган гомеремне кәккүк санар.
Яшәргә исәбем шуларда,
Мәсәләнең башы Ходайда.


Беренче кар
Алтын көзләр инде артта калды,
Беренче кар кунды битемә.
Эреп аккан кар сулары кебек
Гомер йомгакларым сүтелә.
Нәрсә алып килер беренче кар,
Ак бәхетләр, кайгы, шатлыкмы?
Җиңә алыр микән бәйгеләрдә,
Минем арттан куган картлыкны?
...Беренче кар яуган үсмер чаклар
Әле булса минем хәтердә.
Чаңгыларда узган карлы юллар
Күз алдымда тора хәзер дә.
Беренче кар, тәүге мәхәббәттәй,
Яши бит ул күңел күгендә.
Син кадерле миңа һәр вакытта,
Мин гашыйкмын сиңа бүген дә.
...Чакырмачы мине беренче кар.
Мин ашыкмыйм кара көземә.
Гомерләрем булсын озын-озак.
Яшь кертмә син минем күземә.
Кар яудырма нурлы йөземә.
Колак салчы әйткән сүземә...

Т. ИДРИСОВ.

Читайте нас: