Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
15 ноябрь 2017, 12:58

Көзге урманга сәяхәт

Көзге табигатьне күбрәк романтик рухлы кешеләр ярата.

Көзге табигатьне күбрәк романтик рухлы кешеләр ярата.
Ниндидер үзгә бер гүзәллеге, җаннарны җылытып җибәрердәй сихри көче бар шул бу мизгелнең. Соңгы көннәрдә күңел, чыдый алмас хәлгә җитеп, табигать кочагына тартылды. Үзем кебек үк хисле, көзгә генә түгел, барлык ел фасылларына да гашыйк дустым Фәридәне чакырган идем, ул шатланып риза булды. Машинасына утырдык та, күл буена җилдердек.
Җәен анда су кереп, кызынырга гына барып өйрәнгәнгә, хәзерге хис-тойгылар бөтенләй башка тоелды. Су өсте шулкадәр дә тыныч, чип-чиста иде. Тирән булып, төбе күренеп тора. Аны яшел, сары, кызыл төсләргә кергән агачлар уратып алган. Купшыланып, бер олы бөйрәмгә җыелганнар диярсең. Көзгегә караган кебек, суга төбәлгәннәр. Ә күлнең үзендә салкынлык бөтенләй хөкем сөрми. Киресенчә, тирә-якка искиткеч әкияти бер матурлык сирпелә. Чагу төсләр күзне камаштыра. Сары яфраклы каен агачларыннан гүя яктылык бөркелә. Күл уртасындагы утрау бигрәк кызыктыра. «Ни бар икән анда?» дигән сорау инде күптәннән борчый үземне. Алтын көзләрдә ул утрауда булган балыкчылар сөйләгәне бар: оҗмахларың бер читтә торсын икән. Ләкин анда ничек йөзеп керәсең? Көймә дә табар идең, ләкин курыкмый керергә ничек батырчылык итәсең?
Күл буенда туйганчы йөргәннән соң, дустымның туган ягына юнәлдек. Зур тау башында йөрдек. Караңгы төшкән иде инде. Аста — үзәнлектә, Әйтәктамак, Николаевка, Карамалы-Гобәй, Тукай авыллары җәйрәп ята. Сыек кына булып, утлары да күренә. Ә аста урман караңгылык эченнән сизелер-сизелмәс кенә беленеп тора. Кара-кучкыл яшел төстә үзе: җәен-кышын төсен ташламаган горур чыршы-наратлар анда. Дустымның шушы тау башыннан кече туган ягын тәүге генә күзәтмәве ачык сизелә. Ул бу тирәнең һәрбер юлын, сукмагын, тавын, агач-куагын, хәтта кылганын ук яттан белә. Күңеленә сыймаган хис-тойгыларын йөгәнли алмый, төнне ярып, озын бер көйгә җырлап җибәрде ул. Үзе сәхнәдә ниндидер бер спектакльдә уйнаган актрисаны хәтерләтә иде.
Төнлә урманда озак йөреп булмый, сәяхәтебезне иртән дәвам итәргә сүз куешып, Әйтәктамак авылына юл алдык.
Тар гына урамлы озын бер авыл икән.
— Авылыбыз урынына Кандракүлдән 1926 елда кешеләр, яңа җирләрне эшкәртү максатыннан күченеп килгән, — дип сөйләп китте ул, — Иң башта өч гаилә килеп урнашса, аннан бишәү төпләнгән. Минем картәтием — Хөҗҗәтислам да әтисе Салихтан күченергә рөхсәт сораган. Атасы ризалыгы белән Әйтәккә күченгән. Ул, әтисе кебек үк, бик укымышлы кеше булган. Мин аны белгәндә дә мулла булып тора иде әле. Беренче Ватан сугышы вакытында ул алты ел буе тоткынлыкта була. Немецлардан күп нәрсәгә өйрәнә. 21нче ачлык елны авылга әйләнеп кайта. Ашлыкны, бәрәңгене кеше башына бүлеп, һәр көн катгый норма буенча гына өләшә. Шулай гаилә исән кала. Колхозлашу чорында ул рәис итеп тәгаенләнә. Ләкин немецларны мактавы турында әлән язалар һәм 10 елга төрмәгә утырталар аны. Ә үзе 10 айдан ук кайтып та җитә. Бер укымышлы кеше аңа Сталин исеменә хат язарга киңәш бирә. Шулай эшли дә. Кайткач, улы Мәгъсум Салихов (минем әти) шикаять язган кешене табып, иманын укыту турында сүз кузгата. Бабыкай бала чактан намаз укып, соңгы араларда ташлавын, бу хәлләрдән соң ныклап намазга басуы турында белдерә, бернинди үч алу турында сүз булырга тиеш түгеллеген аңлата. Бервакыт янгын чыга, күз ачып йомганчы алты йорт янып бетә. Бабыкай кыйблага карап, Ходайдан ялвара, дога укый. Җил юнәлешен кинәт үзгәртеп, янгын туктый. Әтидә дә шундый кеше аңлатып бирә алмаслык көч бар иде. Әнием, Маһира Миңлегари кызы, авылыбызның ихтирам казанган укытучысы булды. Әйтәктамакта мәктәп ябылгач, Николаевкага йөреп эшләде. Аның укучылары әле булса, сагынып, искә ала үзен. Ачык дәресләрендә булган районнан килгән кешеләр: «Үзебез укыгандай булдык» дип чыгалар иде. Аның белән барыбыз да чиксез горурланабыз.
... Капкаларын ачып, йортка уздык. Беркем юк. Әнисе вафат булганга — 15, әтисе юклыгына — 10 ел икән. Тыштан тыныч күренсә дә, кайткан саен, якыннарын хәтерләткән туган йортка уйланмый-сагышланмый гына кайтып кермәве сизелеп тора. Җәйләр буе апалары, балалары белән шушында торалар, яшелчә-җимеш үстерәләр. Ата-ана нигезен ташламаулары ук күп нәрсә турында сөйли. Хәзерге заманда газизләренең күзе йомылуы белән үк балалары милекне бүләргә, сатарга керешәләр. Кызганыч... Менә шулай дистә еллар саклап торуга, минемчә, җитмидер. Йөрәкне ярып: «Ә шулай салкын йортка кайтып керү тагын да авыррактыр бит!» дигән уй йөгерде. Үземнең авылыма, әни янына кайтуларымны уйлап, сөенеп куйдым. Очардай булып, өйгә ашкынам. Әни минем өчен дип ашын пешергән, чәен кайнаткан була. Өйнең эченнән генә түгел, тышыннан да җылылык сирпелә. Күптәннән якыннарын югалткан Фәридәгә, туган йорт утын сүндерми саклаганы өчен, сокланып карадым.
Иртән иртүк торып, урманга юл алдык. Кошлар тавышы инде тынган. Урман эчендә шундый ышык, җылы. Монда салкын көзге җилләр дә үтеп кермидер ул. Кинәт талгын бер көй уйнап җибәрер дә, каен кызлары, имән егетләре, бөтерелеп, биеп китәрләр кебек тоелды.
— Бу урманнар минем туган йортым сыман якын. Һәр ел фасылының үз матурлыгы. Әле менә кайчан гына шушы тирәдә апалар, кызларым белән җиләк җыеп йөргән идек. Бездә бар җирдә дә — җиләклек. Берүзем килсәм дә, курыкмыйм. Авылым — уч төбендәге кебек, ул минем яклаучым, саклаучым да. Әнә теге юллардан Николаевкага 3 чакрым ел әйләнәсенә укырга йөрдек. Күпме безнең эзләр калган анда! Ә болай өскә табан карасаң — Чыңгылдыктау. Сугышка кадәр гел чыңлап торган диләр, бөтен илгә афәт килүен хәбәр иткән сыман. Сугыш чыгу белән, чыңлавы туктаган икән. Тауның иң башында әкият геройларын хәтерләткән ташлар бар. Шул ташларга бик күп яшьләр исемнәрен уеп язып калдырган, — дип сөйли Фәридә.
Каен-имәннәр арасында сәгать ярым йөргәнбездер. Каен кочаклап, үзебезгә хатын-кыз чыдамлыгын, түземлеген, ә имән кочаклап, ир-атларда була торган көч-куәт теләдек. Шунысы кызык: кайдан ишеткәнбездер бу хакта?
Көзге табигать шулкадәр матур тәэссоратлар калдырды, берничә көн шул хис-тойгылар белән яшәлде. Үз өем каршымдагы каеннар да, тәрәзәдән күренеп торган таудагы урманнарның башта саргаеп, аннан сары төснең акрынлап сирәгәюе, якты истәлек булып, күңелдә уелып калды.
Бер-ике көннән ачы көзге җилләр яфракларны бөтенләй коеп-йолкып бетте. Агачлар шәрәләнде. Алтын көз, теләр-теләмәс кенә, артка чигенде. Күңелне ниндидер моңсулык яулагандай булды. Шунысы куаныч: өлгердек бит урманга сәяхәт ясарга. Эшләнгән эш төгәлләнсә, күңел чистарынып кала бит. Көз белән кыш Адәм баласы өчен уйланып, үткән юлларына, эшләгәннәренә нәтиҗә ясарга бирелгәндер сыман. Шулай ук гомер көзләрендә дә кешенең уй-фикерләре ныграк үткенләнә. Күпчелегебез табигать һәм гомер көзләрен бер төрле кичерә.

Читайте нас: