Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
26 гыйнвар 2022, 13:08

Җиңүчегә — 2 мең сум!

Медицина учреждениеләре урта звено персоналын (шәфкать туташларын) фотоконкурста катнашырга чакырабыз.

Җиңүчегә — 2 мең сум!
Җиңүчегә — 2 мең сум!

«Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты ДУП челтәре республикада нәшер ителүче басмаларда медицина учреждениеләре шәфкать туташлары, медбратлар, фельдшер-акушер пунктлары мөдирләре арасында «Безнең заман геройлары» конкурсы игълан итте.

«Туган як» гәзите редакциясе шәһәрдәшләребезне шушы бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурста медицина учреждениеләре шәфкать туташлары, медбратлар, фельдшер-акушер пунктлары мөдирләре катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Конкурста катнашучылар jpeg форматындагы фотоны, үзләренең исем фамилиясен һәм үзләре теләгән башка мәгълүматларны күрсәтеп, басманың электрон почтасына tuganyak@yandex. ru яки ВКонтакте социаль челтәрендәге «Туган як» төркеменә җибәрә ала. Шулай ук ВКонтакте төркемендә «Безнең заман геройлары» https://vk.com/album-118309628_282272917 фотоальбомы ачык. Анда конкурста катнашучылар фотоларны үзләре урнаштыра ала.

Конкурста катнашучылардан фотолар 31 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурсның икенче этабында, 1-11 февраль көннәрендә, муниципаль этапта җиңүчене билгеләү максатында, бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү үтәчәк. Тавыш бирү һәм җиңүчене билгеләү махсус кушымта ярдәмендә башкарылачак.

Җиңүче Мактау грамотасы, 2000 сум акча белән бүләкләнәчәк. Шулай ук һәр катнашучыга үзенең фотосы белән календарь бүләк итәбез. Муниципаль этапта җиңүче конкурсның республика этабында җиңү өчен көрәшне дәвам итә. Конкурсның өченче этабы 14-28 февраль көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендәге «Безнең Башкортстан» платформасында узачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: