Бу чара «Урындагы матбугатка языл» марафоны кысаларында оештырыла. Соңгы ике атнада гына гәзиткә язылучыларның 6сы бүләкле булды. Бәхетлеләр арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре бар, хәтта Туймазы шәһәренең «Ильяс Пәйгамбәр» мәчетенең хәзрәте Илдар Мөхәммәтшинга да уңыш елмайды. Ул бер елга «Туган як» гәзитенә язылып, чынаяклар җыелмасына ия булды.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Кадерле дусларыбыз!
Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен кимендә 6 айга «Туган як» гәзитенә язылып, бу хактагы квитанциягез күчермәсен редакциягә алып килергә яки җибәрергә кирәк. Әлләни авыр эш түгел бу, шулай бит?! Без бергә калыйк, бердәм булыйк! Шул очракта гына без көчле, җиңелмәс булырбыз. Ә җиңелмәс булыр өчен һәр яңалыктан хәбәрдар булу таләп ителә. «Туган як» битләрендә сезгә кирәкле бар яңалык һәм мәгълүмат басыла.
«Атна саен бүләк от» чарасы дәвам итә, яхшы бүләкләр ияләрен көтә! Рәхим итегез!