Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
15 март 2020, 16:37

Хатын-кыз – милләт бизәге дә, игелекле ана да!

Уфаның «Торатау» конгресс-холлында актив җәмәгать эшлеклеләре арасындагы "Хатын-кыз — милләт әнисе» IV Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы оештырылды. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәребез вәкиле – җиде бала тәрбияләүче әни Татьяна Нуретдинова да бар.

Уфаның «Торатау» конгресс-холлында актив җәмәгать эшлеклеләре арасындагы "Хатын-кыз — милләт әнисе» IV Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы оештырылды.
Быел Башкортстанның хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтенә 100 ел тула. Бәйге шушы юбилей датасы уңаеннан аеруча зур әһәмияткә ия булды.
Конкурсантлар арасында шәһәребез вәкиле дә бар иде. Ул – җиде бала тәрбияләүче әни, уңышлы адвокат, "Дәүләт хакимияте органнарында җәмәгать аудиты" квалификациясе таныклыгы булган белгеч Татьяна Нуретдинова. Татьяна Алексеевна "Хатын-кыз – ана" төркемендә Октябрьский данын яклады. 2008 елда шәһәрдәш "Ана даны" медале, ә 2018 елда балаларына лаеклы тәрбия биргәне өчен Октябрьский шәһәре хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән иде. Әти-әниләрнең төп бүләге – балаларының казанышлары. Нуретдиновлар гаиләсендә һәр бала файдалы эш белән мәшгуль, үзе сайлаган өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 2012 елда Татьянаның кызы Саҗидә "Русиянең сәләтле балалары" энциклопедиясенә кертелгән. «Хатын-кыз – ана» IV төбәк конкурсында финалист дипломына лаек булган Татьяна Алексеевнаны балаларына игелекле ана булуы, җәмәгать тормышына зур өлеш кертүе өчен ихлас хөрмәтебезне белдерәбез, бәхетле тормыш, гаилә иминлеге телибез.
Читайте нас: