Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
30 декабрь 2019, 19:09

Бар кеше дә изгелек кылса, яктырыр иде дөнья!

Редакциядә гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды

Кадерле укучыларыбыз!

Менә сезнең кулыгызда 2019 елның соңгы саны. Аллага шөкер, гәзитебез чыга, яши, аны укыйлар, алдыралар, яраталар. Ел буена безнең белән бергә булып, гәзитебездәге мәкаләләрне укып баруыгыз өчен мең рәхмәт! Шәт, киләсе елга да язылгансыздыр, дип өметләнәбез.

Һәр милләтнең үз рухы, үз моңы, теле һәм мәдәнияте бар. Шул рухтан милли үзаң формалаша. Милләтебез көчле булса, аның теле дә югалмый, мәдәнияте дә ныгый, үсә. Ә бит халыкның үз-үзен югалтуы иң элек телдән башлана. Тарихтан гыйбрәт алсак иде...

Безнең төп максат — халкыбызның тормышын, көнкүрешен яктырту, телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап үстерү. Туган телебездә сөйләшүче һәм укучыларыбыз сафын арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз.

«Туган як» — татар халкы өчен хезмәт итә, ул бүген дә шушы тугры юлдан атлый, милли йөзен югалтмаска тырыша. Шушы зур эшне башкаруда безгә ярдәм иткән изге күңелле җитәкчеләргә, эшкуарларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Предприятиеләрдән: «Альтернатива» — Р. Фәхретдинов, «СпецЭкоТранс» — Р. Шәйхлисламов, «Теплоэнерго» — А. Купавых, «Водоканал» — А. Имангулов, «Жилуправление» —Р. Баһаутдинов, «Инвестподряд» — А. Нагорный, Пенсия фондының Октябрьский идарәсе — И. Шакиров, «Электр челтәрләре» — Р. Гайсин, «Добрино» кибете — Р. Шәрипов, «Девон-Нефтемаш» җәмгыяте — В. Исмәгыйлев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р. Шәйхетдинов, «Нурул- Ислам» мәдрәсәсе — М. Сибгатуллин, Заит мәчете Р. Шакиров — менә бу изге күңелле кешеләр озак еллар дәвамында гәзиткә тугры калып, үзләре генә язылып калмыйча, коллективларындагы хезмәткәрләрне, ветераннарны, аз тәэмин ителгән пенсионерларны, күп балалы аналарны да гәзиткә яздыра. Шулай ук һәрвакыт безнең белән бергә җигелеп эшләүче дусларыбыз Төрекмән авылының «Нур» клубы коллективы, туган телебез дип җан атып йөргән җәмәгать рәисләре Мулла авылыннан Р.Гыйниятуллин, Заеттан С.Гыйльманова, М.Аллаяров, Первомайскийдан Н.Галимуллина кебек дусларыбыз, ярдәмчеләребез булуына чиксез шатбыз. Барыгызга да зур рәхмәт! Шуны да билгеләп үтик, 25 декабрьдә 2020 елга гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык. Барлыгы 7 кеше бүләкле булды. Әгәр мөмкинлек булса, барыгызны да бүләкләр идек, Сез барыгыз да моңа лаек.

Тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, бер генә изгелек тә җирдә ятып калмый, ул һичшиксез үзегезгә кире кайтачак. Изгелек — ул кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек — ул бит кеше күңелендә туа, шунда яши дә. Ул кешедән башка яши алмый. Изгелек — ул җылы сүзләрдән, яхшы эшләрдән кеше күңелендә аткан тылсымлы бер чәчәк ул. Кадерле дуслар, күңелебездәге изгелек чәчәген шиңдермичә саклыйк әле!

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Аида ХАННАНОВА фотосы.
Читайте нас: