Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
29 декабрь 2018, 17:29

Велосипед хуҗасын тапты

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Туган як» гәзите редакциясе «Языл да бүләк от!» бәйгесенең төп бүләген — тиз йөрешле велосипедны уйнатты.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Туган як» гәзите редакциясе «Языл да бүләк от!» бәйгесенең төп бүләген — тиз йөрешле велосипедны уйнатты.
Бәйге шарты буенча 2019 елга «Туган як» гәзитенә кимендә 6 айга язылып, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрергә кирәк иде. Менә, ниһаять, әбунәчеләребез көтеп алган көн килеп тә җитте. Бүләк уйнатуга дүрт китап авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәребезнең ак инәен Рәзинә Яхъя кызы Сабированы чакырдык. Рәзинә апа бисмилласын әйтеп, җиңел кулы белән «бәхетле» квитанцияне тартып чыгарды. Шулай итеп, 4860нчы квитанция хуҗалары Вилдановлар велосипедлы булды! Без кичекмәстән алар белән бәйләнешкә кереп, куанычлы хәбәрне җиткерергә ашыктык. Бәйгебездә җиңүен белгәч, уллары Илназ моңа башта ышанып та бетмәде кебек. Шалтыратуыбыз сәбәбен янә аңлатып, аны редакциядә көтүебезне белдергәч шатлыгының чиге булмады. «Туган як»ны алар гаиләләре белән укый икән. Илназ татарча матур итеп сөйләшә, сәнгатьле итеп шигырьләр укый, шәһәр, республика күләмендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгеләренең актив катнашучысы: Уфада үтүче «Тукай моңнары» конкурсында берничә тапкыр җиңү яулаган. Шушы көннәрдә узган «Яшь йолдызлар» бәйгесе алып баручыларының берсе дә ул булды. 22нче мәктәпнең 10 сыйныфында укыган егет Балалар һәм үсмерләр иҗаты йортында шөгыльләнергә дә вакыт таба. Безнең хәбәрне ул нәкъ репетиция вакытында алган. Яшь әбунәчебез икенче көнне әтисе белән бүләкне алырга килеп тә җитте.
Җиңүчегә бүләкне «Туган як» гәзите редакторы Юлия Дәүләтбаева тапшырды:
— Шушы җиңүең белән сине ихлас котлыйбыз! Велосипед сиңа озак һәм яхшы хезмәт итсен. Яшь булуыңа карамастан, туган телне, милли басманы хөрмәт итүең мактауга лаек. Киләчәктә дә шулай гәзитнең тугры дусты булып кал, уңышлар сиңа! — диде ул.
— Төп бүләкне отырмын дип бер дә көтмәгән идем. Хәзер җәй көне рәхәтләнеп яңа велосипедта йөриячәкмен. Шундый яхшы бүләк өчен рәхмәт сезгә. Гәзиткә язылып, рухи азыклы да, бүләкле булуыбызга да бик шатмын, — диде Илназ үз чиратында.

Читайте нас: