Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
6 декабрь 2018, 16:41

Игътибар: языл да бүләк от!

«Туган як» гәзите өр-яңа бәйге игълан итә.

«Туган як» гәзите өр-яңа бәйге игълан итә.
«Языл да бүләк от!» бәйгесе гәзиткә язылучылар арасында уздырыла. Төп бүләк — тиз йөрешле велосипед, моннан тыш хуҗабикәләргә көнкүрештә кирәкле техника: блендер, миксер, үлчәү, термослар, савыт-саба җыелмалары, үтүк, кер киптергеч һәм башкалар.
Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. Редакциягә «Туган як» гәзитенә кимендә 6 айга язылу турында квитанция күчермәсен җибәрергә кирәк. Моннан тыш паспорт, ИНН, СНИЛС күчермәсе кирәк булачак. Җиңүчеләр белән гәзит битләрендә таныштырачакбыз.
Гәзиткә 6 айга язылу хакы — 456 сум. Ә бүләкләрнең иң очсызы — 600 сумлык. Саный белгән кешеләргә аңлашыладыр — гәзиткә язылу отышлы булып чыга, шулай бит.
Кадерле дуслар! Бердәнбер татар телендәге матбугат чарасына язылып, үзегезгә файда гына эшләячәксез. Ә
без сезне укымлы мәкаләләребез белән сөендерербез, мәсьәләләрегезне хәл итәргә тырышырбыз.
Ягез, соңга калмагыз, 25 декабрьгә кадәр язылырга килүчеләрнең барысы да диярлек бүләкле булачак. Килегез, без сезне көтәбез!
Бу хакта туганнарыгызга, дусларыгызга, күршеләрегезгә дә әйтергә онытмагыз.

Читайте нас: