Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
13 июль 2018, 12:16

Өлкәннәргә бүләк яса!

Бүген өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз безнең игътибарга мохтаҗ булып яши.

Бүген өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз безнең игътибарга мохтаҗ булып яши.
Аларга әлләни күп тә кирәкми: бер җылы сүз, телефоннан хәл белешү, кечкенә күчтәнәч һәм аны да зур итеп кабул итә белә алар.
Яшьләребез арасында әби-бабаларына бүләк итеп гәзит яздыручыларга сокланып карап калам. Андыйлар күп дип мактанып әйтә алмыйм, әмма бар. Менә күптән түгел редакциягә апалы-сеңелле Оксана белән Анжелика Латыйповалар килеп керде. Икесе дә урысча сөйләшә. Әбекәйләре Фәния Мөгамбәр кызы Усмановага гәзит яздырырга килгәннәр. Әбекәйләре «Туган як» гәзитен яратып укый икән. «Озак еллар инде гәзитегезне алдыра әбекәй, бар мәкаләләрне укып бара», — ди Анжелика. — Менә бу юлы аңа бүләк ясарга булдык әле, сөенеп укысын».
Гәзиткә язылып кына калмады кызлар, «Атна саен бүләк» чарасы кысаларында бүләкле дә булдылар. Аларга бәхет елмайды бүген, әбекәйләренә гәзит квитанциясе белән бергә чәй чынаяклары җыелмасы да эләкте.
Башта ышанмый тордылар: «Ничек инде ул бүләк?» — диләр. Менә шулай, үзебезнең тугры укучыларыбыз арасында без ел саен бүләкләр дә уйнатабыз ич! Мөгаен моны бүләк алучы башкалар да раслар. Шулай итеп, яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә: килегез, язылыгыз, яздырыгыз, үзегез дә бүләкле булырсыз! Менә бит бүләк ясау нияте белән килгән кешеләр үзләре дә бүләкле булды.


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Читайте нас: