Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
18 Май 2018, 14:46

Игътибар: конкурс!

Кадерле укучыларыбыз! Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаиләдә син үзеңне иркен, рәхәт, ышанычлы итеп тоясың. Әти-әниең сине ярата, җылылык белән карый икән шуннан да зур бәхет бармы?

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләнде. Шушы көннән «Туган як» гәзите Октябрьский шәһәрендә яшәүче иң күркәм һәм үрнәкле гаиләләрне барлау максатыннан конкурс игълан итте. Шәһәребездә нинди гаиләләр бар икән, ягез иң-иңнәрен барлап карыйк! Бу конкурс кысаларында тату, тырыш, спорт сөюче, музыкаль, иҗади, бердәм гаиләләрне төрле номинацияләрдә билгеләячәкбез. Шулай итеп, янәшәгездә яшәүче күршеләрегез, туган-тумачаларыгыз, танышларыгыз турында хәбәр итегезче. Игътибарга лаек гаиләләр турында безнең телефоннарга, социаль челтәрләр һәм ватсап аша хәбәр итә аласыз.


Телефоннар: 8-937-359-71-78 (WhatsApp), 5-03-26, 5-03-28.
Барыгызны да катнашырга чакырабыз!
Читайте нас: