Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
20 апрель 2018, 17:13

Башланды. Гәзиткә язылу чоры.

Бер җырдагыча әйтсәк, «Килә дә җитә, килә дә җитә...» бу подписка дигәннәре.

Бер җырдагыча әйтсәк, «Килә дә җитә, килә дә җитә...» бу подписка дигәннәре.
Яратмыйм шул бүлеп-бүлеп язылуны, кем уйлап чыгангандыр аны. Елына бер язылдың да оныттың, шулай бит инде! Аның каравы, ярты елга язылучылар барыбер ота торгандыр, чөнки аларга ике тапкыр бүләк алу форсаты тия ич. 6 айга гәзиткә язылып, квитанция күчермәсен редакциягә алып килдең исә, рәхим итеп бүләк ал!
«Туган як» гәзитен 6 айга гына яздырган булсагыз, һәр атнаның эш көннәрендә редакциягә килеп яки телефоннан чакыртып, почта бүлекчәләрендә, шулай ук «Октябрьский нефтяник» гәзитен таратучылар аша да язылырга мөмкин. Инде чыгып йөрергә авыр дисәгез, борчылмагыз, без сезне үзебез килеп яздырабыз. Хәбәр бирү өчен телефоннар: 5-12-51, 5-03-28, 5-03-26.
Гәзиткә язылучылар өчен бүләкләр атна саен уйнатыла. Бүләкләр дә бик яхшы, көнкүрештә кирәкле савыт-саба, сәгать, чәйнек, термос һәм башка әйберләр. Автомобильчеләр өчен дә махсус бүләкләребез бар. Булган бүләкләрнең барысы турында әйтеп тә, күрсәтеп тә бетереп булмый, шуңа күрә үзегез килегез, күрегез, язылыгыз һәм отыгыз!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Язылу бәясе шундый ук калды: 1 айга —72,90 сум, 6 айга — 437,40 сум, 1 елга 777,50 сум. Әгәр редакциягә килеп, чыккан гәзитне үзегез алып китеп йөрергә теләсәгез, ул очракта очсызрак бәягә языла аласыз: 1 айга — 54 сум, 6 айга 324 сумга. Күрүегезчә, чыгымнарның күп өлешен почтаның китереп бирү бәясе тәшкил итә. Вакытында китерсә бер
хәл... Әмма монысы инде сөйләшү өчен бөтенләй башка тема.
Килегез, көтәбез!

Читайте нас: