Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
19 ноябрь 2017, 13:27

Атна саен бүләк өләшү дәвам итә

Кадерле укучыларыбыз! Тагы бер кабат исегезгә төшерәбез, 2018 елга гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.

Кадерле укучыларыбыз! Тагы бер кабат исегезгә төшерәбез, 2018 елга гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.
Язылырга өлгермәгәннәр бардыр, чөнки бүләкләр дә шактый калды әле. Бу аш-су җыелмасы, чәйнекләр, графин-вазалар һәм башкалар. Үзегез килә алмасагыз, редакциягә шалтыратыгыз, шундук килеп җитәрбез. Телефоныбыз: 5-12-51. Гәзит чыга башлаган көннән бирле бер санын да калдырмый укыган Зәйтүнә Гыйззәтулла кызы Гайнановага да (фоторәсемдә аның сеңлесе) уңыш елмайды бит быел. 2018 елга язылып, салат савытлары җыелмасына ия булды. Шунысы да игътибарга лаек, Зәйтүнә апа «Туган як»ның иске саннарын да кадерләп җыеп бара икән. Чын архив хуҗасы ул! Рәхмәт шундый мөнәсәбәтегез өчен.
«Күзе начар күргән кешегә гәзит укырга лупа ярдәмгә килә», — ди ул шаярып. Шулай инде, тәләге булганга берни комачауламый, бары тик теләк булуы кирәк. Шулай итеп, бүләкләребез сезне көтә! Ашыгыгыз!
Бердәм булыйк, бергә булыйк!
Искәрмә: гәзиткә язылу хаклары элеккечә кала.
6 айга — 437,40, 1 елга — 777, 50 сум.

Читайте нас: