Күп һәм озак чәчәк атсын өчен, гөлне калий монофосфаты белән тукландырырга киңәш итә белгечләр. Бу ашлама бөреләрнең формалашуын тизләтә һәм чәчәк ату чорын озайта. Әлеге ашлама кибетләрдә сатыла.
Нигә нәкъ менә калий монофосфаты?
* Калий чәчәкләрнең төсе ачык булсын һәм бөреләр күп формалашсын өчен кирәк. Фосфор тамыр системасын ныгыта, гөлнең үзен дә чыдамлырак итә.
Бу ашлама:
* җиңел үзләштерелә;
* туфракта җыелып тормый;
* дөрес кулланганда тамырларны яндырмый.
Пеларгонияне ничек ашларга?
* Эремә ясау өчен 1 чәй кашыгы монофосфатны бүлмә температурасындагы 5 литр суга салып эретергә.
Кайчан ашларга?
* Бөреләр күренә башлагач, тукландыруны башларга кирәк.
* Чәчәк ату чоры дәвамында — 2‑3 атнага бер тапкыр кабатларга мөмкин.
Ничек сибәргә?
* Турыдан‑туры тамырларга гына сибәргә, чөнки пеларгониянең тамыр системасы киң җәелгән.
* Ашлама бөтен туфракка тигез таралсын.
* Яфракларга тимәсен - яндырырга мөмкин.
Өстәмә тәрбия өчен киңәшләр
* Яран гөл якты, ләкин кояш нурлары туры төшми торган урынны ярата. Яктылык җитмәсә, чәчәкләр азрак булачак.
* Яран гөл сусызлыкка түземлерәк, артык дым начар йогынты ясый.
* Кисеп тору: шиңгән чәчәкләрне вакытында алып тору яңа бөреләр барлыкка килүгә этәрә.
Дөрес ашланган пеларгония:
* күбрәк бөре ясый;
* озаграк һәм ачыграк чәчәк ата;
* салкын, авыру кебек стрессларга ныграк чыдый.
Сезгә күңел күтәренкелеге теләп, яраннарыгыз шау чәчәктә утырсын!