Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗабикәгә
17 июль 2020, 13:37

Чияне төше белән кайнатырга ярыймы?

Кышкылыкка банка япканда бары тик яңа җыелган һәм сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчә кулланырга кирәк.

Кайбер хуҗабикәләр яшел­чәләр­нең бозыла башлаган урынын кисеп ташлап, кайнатырга яки пешерергә утырта. Белгечләр аңла­туынча, бозыла башлаган җимешләрдә микротоксиннар барлыкка килә, алар кеше сәламәт­легенә куркыныч тудыра. Шунысы да бар, бу канцерогеннар аларны озак кайнатканда да бетми.

Чия, абрикос, персик кайнатмалары ясаганда, аларның төшен алып ташларга, яисә андый кайнатманы тиз вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: