Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хуҗабикәгә
24 апрель 2019, 16:47

Май аена бакчачы календаре

2-3 май — бакча коралларын барлау, корткычларга каршы көрәш көне.

4-5 май — җыештыру эшләре; су сибү җайланмаларын көйләргә кирәк.
6-8 май — корыган ботакларны кисәргә.
9-10 май — теплицага кыска үсүче помидор сортларын чыгарырга. Ачык грунтка иртә өлгерүче кәбестә чәчәргә. Газонга минераль ашлама кертергә.
11-12 май — киптерергә май кычытканы җыярга.
13-14 май — күпьеллык чәчәкләрне күчереп утырту өчен уңай көннәр. Әнис, кориандр чәчәргә була.
15-16 май — помидор, баклажан һәм борычны теплицага чыгарырга. Салат, редис, горчица һәм башка яшеллекне чәчәргә.
17-18 май — казу эшләре, утырту өчен чокырлар әзерләү.
19-20 май — агач төпләрен мүлчәләү.
21-23 май — бакча җиләгенең мыекларын кисәргә, йомшартырга. Чөгендер чәчәргә, бәрәңге, георгин утыртырга. Орлык суганы, язгы сарымсак утыртырга.
24-25 май — зарарлы авыруларга каршы көрәш көннәре.
26-28 май — кузгалакны кисәргә. Чыккан чүп үләннәрен компост чокырына салырга. Ашламалар белән тукландыру өчен уңай көннәр.
29-30 май — җир ял итә.
31 май — теплицада эш көне. Агачларны һәм куакларны кисәргә. Бакча җиләген эшкәртергә.



Иртә утырткан помидор үсентеләре кирәгеннән артык үсеп китсә нишләргә?
Башын 20 сантиметр озынлыкта кисеп алыгыз да, аскы яфраклардан чистартып, суга утыртыгыз, ул тамыр җибәрәчәк. Аннан аны туфракка утыртырга була. Төп үсентене дә ташламагыз, ул да ян ботаклар җибәрәчәк.

Күчереп утыртуның аерым кагыйдәләре бармы?
Үсентенең тамыры ачык булмасын. Аны күчереп утырткач 15 көн үткәннән соң гына төбен өяргә. Анысы да 10-12 сантиметрдан артмасын. Утырту чокырына су сибәргә дә, үсенте яхшылап туфракка киткәнче 10 көн су сипмәскә.

Теплицада помидор һәм борычның төрле сортларын бергә утырту ярыймы?
Помидор сортларын бергә утыртуның зыяны юк. Тик менә борычның кызылын, сарысын, әчесен бергә утыртсаң, үзара серкәләнеп, тәмнәре һәм төсләре үзгәрергә мөмкин.

Диатомит нәрсә ул?
Диатомит — туфракны йомшарта, аның су-һава үткәрүчәнлеген яхшырта. Бу составында кремний булган тау токымы. Бер квадрат метрга ун литрлы чиләк исәбеннән кертергә. Туфрак яхшы булса — ярты чиләк тә җитә.

Иртәрәк кыяр ашар өчен нинди сортларны сайларга?
Теплицага утыртмаганда кыярны иртә ашау мөмкинлеге юк. Теплицага утырту өчен «Мальчик с пальчик», «Надежда», «Бенефис» кебек иртә өлгерә торган гибрид сортларны сайлагыз. Орлыклар махсус эшкәртелмәгән булса, 20 минутка сыек марганцовка эремәсендә тотыгыз.


Алмагач һәм...
Сез беләсезме, яшелчәләр генә түгел, җиләк-җимешләр дә үзенең күршеләрен сайлап ала икән.
Әйтик, һәр бакчада үскән алмагач тирәсенә календула чәчәге яки әнис утыртыгыз. Алар корткыч бөҗәкләрне куркыта. Ә менә миләш агачына алмагач янәшәсендә урын юк! Икесе бергә булса алмаларның яртысы черек булачак. Сәбәпчесе — көя күбәләге. Аның личинкалары миләштән алмагачка күчә.
Күп кенә бакчачылар кызыл һәм кара карлыганны бергә утырта. Имеш, кардәшләр. Юк шул! Алар берсен берсе сөйми. Кара карлыган янына зелпе (жимолость) утыртырга кирәк. Ә менә суган бөре талпаннарын куркытачак.
Крыжовник кызыл карлыганны ярата. Ә менә кура җиләге чып-чын эгоист. Бер генә куакны да, агачны да яратмый ул. Аларның дымын үзенә суыра, тамырларына үсәргә ирек бирми. Шунлыктан аның үзен генә утыртырга кирәк.
Сырганак (облепиха) ромашка, зәңгәр мәтрүшкәне ярата. Сүз уңаеннан, бу үсемлекләрне кушып, үлән чәе ясарга була. Сырганак кура җиләге, кара карлыган, бакча җиләге, бәрәңге, помидор белән дус түгел.
Читайте нас: