Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хуҗабикәгә
29 декабрь 2018, 17:16

Сары Җир Дуңгызы килә!

Мәгълүм булуынча, 2019 елның символы Сары Җир Дуңгызы булачак.

Мәгълүм булуынча, 2019 елның символы Сары Җир Дуңгызы булачак.
Ул тынычлык яратучы һәм сабыр диелә Көнчыгыш календарендә, шунлыктан ел тыныч узар дип көтелә.
Яңа ел бәйрәмен каршылаганда сары, алтынсу, көрән яки соры төстәге киемнәр әзерләргә киңәш ителә. Шулай ук кызгылт-сары, кофе төсендәге, көмеш, аксыл-көрән төстәге күлмәкләр дә ярый. Ә ир-атларга шушы төсләрнең берсендәге галстук тагу кулай булачак.
Бәйрәм табынында мандарин һәм әфлисуннар булырга тиеш. Гөмбәле һәм балыклы кабымлык-салатлар, икра белән бутербродлар ясарга мөмкин. Ә менә дуңгыз ите киләсе Яңа ел өстәлендә гомумән булырга тиеш түгел!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа ел табынына берничә рецепт тәкъдим итәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!


Яңа елга — алмалы каз
Кирәк: каз түшкәсе; 4-5 зур яшел алма; караҗимеш; дарчин; тоз-борыч; уылган керән; 1-2 лимон; камыр басу өчен он һәм су.
Эш барышы: бер чиләк (пластмасс ярамый!) суга ярты кап тоз салырга һәм эреп беткәнче болгатып, казны шунда бер тәүлеккә батырырга.
Бер тәүлектән соң, казны судан алып саркытабыз. Эчен-тышын лимон суты белән ышкыйбыз, тоз-борыч сибәбез, уылган керән яки горчица сылыйбыз. Алмаларны дүрткә бүлеп, дарчин сибәбез һәм караҗимеш белән аралаштырып, каз эченә тутырабыз. Алма никадәр ачырак булса, каз шулкадәр тәмлерәк булыр.
Тутырып бетергәч, казны тегеп куябыз. Ботларын түшкәгә кысып бәйлибез.
Он белән судан токмачка баскан кебек камыр басабыз. Аны калынрак итеп җәябез. Шушы җәймәгә казны төреп, 230-250 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Табаның тирәне кирәк — казның мае күп чыга. 15-20 минуттан соң утны киметәбез. Каз ике сәгать ярым, өч сәгать тирәсе пешә. Зуррак казга вакыт күбрәк тә китә әле. Озаграк пешкән саен, каз тәмлерәк. Пешкән казны камырдан аралыйбыз. Яшел алма, виноград тәлгәшләре, лимон телемнәре белән бизәп, табынга чыгарабыз. Казны эчендә пешкән алмалар белән дә бирергә була.
Казны камырга төрмичә, кибетләрдә сатылучы махсус капка (җиңгә) тыгып пешерергә дә була. Алай ул кызарып пешә. Камырда пешкәне кызармаса да, тәмлерәк һәм сусылрак.

Төсле пилмәннәр
Камыр өчен: 3 йомырка, 3 аш чүмече су, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 чөгендер, 3-4 кишер, 500 гр шпинат, 6 стакан он, тоз кирәк була.
Фарш өчен: 300 гр ит, 2 баш суган, тоз, борыч кулланабыз.
Чөгендерне юып пешерергә, шпинат өстенә бераз кайнар су салып, блендер аша пюре ясарга, иләк аша согын уздырырга. Кишер белән пешкән чөгендерне аерым угычтан уып, согын чыгарырга һәм иләк аша уздырырга.
Безнең 3 төрле сок әзер. Аларны аерым 3 савытка салып, һәрберсенә 1 йомырка, 1 аш чүмече су, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз кушып болгатырга, күпме камыр оны керә ала, шулкадәр салырга. Сузылма 3 төрле камыр булып чыгарга тиеш. Аннары пакетка салып, суыткычка куябыз. Фарш ясаганда ит белән суганны иттарткычтан чыгарабыз,
тоз-борыч сибеп, болгатабыз. Камырларны җәеп, түгәрәк формалар ясыйбыз. Һәр түгәрәккә фарш салып, пилмән бөгәбез.

Төрле төстәге пилмәннәр әзер!
Тәмле балык
Кирәк: 0,7 кг горбуша балыгы филесы, 2 аш кашыгы майонез, 1 йомырка, 2 аш кашыгы крахмал, яшел суган, петрушка, укроп, бер чеметем тоз, борыч.
Эш тәртибе: Балыкны вак итеп шакмаклап турарга. Барысын бергә кушарга. Барлыкка килгән катнашмадан тефтелилар ясап үсемлек мае белән майланган формага тезәргә. Һәркайсының өстенә помидор түгәрәкләре куярга. Өстенә майонез кушылган угычтан уылган сыр салып чыгарга.
210 градус кызулыктагы духовкада өсте кызарганчы пешерергә.

Краб таякчыклары белән салат
Кирәкле әйберләр: болгар борычы - 2 данә; йомырка - 2 данә; сыр - 95 грамм; помидор - 2 данә.
Әзерләү: Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч, йомырка, сыр, помидорны катламлап тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.

Хикмәтле кабак
Кирәк: уртача зурлыктагы кабак; дөге ярмасы (500 г); сарык яки ат ите (500 г);
кишер (500 г); башлы суган (3-4 данә); үсемлек мае (200 г чамасы); сарымсак (2-3 тырнак); йөзем; тоз, борыч.
Дөге ярмасын юып, җылымса суга салып куябыз. Кишерне — озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап турыйбыз. Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз. Өстенә ит, тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап, 20 минут чамасы кыздырабыз. Ул арада кабакның өстен капкачсыман итеп кисәбез һәм эчен алабыз. Ит янына суын саркытып дөгене салабыз, болгатмыйбыз. Дөгене ит катнашмасы өстенә җәеп, сарымсак тырнакларын төртәбез, йөзем сибәбез. Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез.
Пешеп бетмәгән пылауны кабакка тутырабыз. Кабакны табага утыртып 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз.
Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер.

Гөмбәле ит
Сөяксез сыер итен тасмалап турагыз. Аннары кытай борчагы (соя) соусына шикәр комы белән аш серкәсе кушып, болгатыгыз. Итне, барлыкка килгән катнашмага манчып, бер сәгать маринадлагыз.
Гөмбәне кисәкләп, помидорны шакмаклап, яшел суганны боҗралап, сарымсакны ваклап турагыз. Итне лимон кабыгы белән ышкып, майда кыздырыгыз. Шуңа гөмбә, сарымсак, суган салып кабат кыздырып алыгыз. Аннан соң помидор белән маринад өстәп, өстен томалап пешерегез.
Дүрт өлеш өчен: 500 г сыер ите, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 4 аш кашыгы соя соусы, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 250 г шампиньон, 2 помидор, 1 бәйләм яшел суган, 1 төш сарымсак, 1 лимон кабыгы, 80 г үсемлек мае кирәк.
Читайте нас: