Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җырчы малай табиб булырга тели

Авылыбызда әле канат кына кагып килә торган яшь талантлар күп. Биючеләре дә, җырчылары да, гармун осталары да...

Җырчы малай табиб булырга тели
Җырчы малай табиб булырга тели

Бәйрәм саен алар үз осталыкларын авылдашларына күрсәтеп, тәннәренә көч, җаннарына дәрман ала. Менә сәхнәгә кечкенә генә буйлы, күзлекле, ышанычлы адымнар белән атлап, карашы белән тамашачыларны сәламләп, бер малай чыгып баса.
Аны Кандрада гына түгел, район сәхнәсендә дә беләләр. Хәтта Уфада һәм Казанда узган бәйге‑концертларда катнашканы бар! Аңа сигез яшь кенә, күрше Сәрән мәктәбенең 2нче сыйныфын тәмамлап килә. Айдан Хәйдәров ‑ исеме — төрекнеке, «ут», «көч», «айлы нур» дигәнне аңлата.

Кечкенә булса да, зур җиңүләре бихисап. Уфада узган «Төмәнәк моңнары» конкурсында «Җиде буын», «Ык буе» җырларын башкарып, ул Гран‑при яулады. Нәкъ шунда чараны алып баручы һәвәскәр композитор, шагыйрә, популяр җырлар авторы, артист, тележурналист Зифа Нагаева аның җырлаганын ишетеп, «Мин Айданга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итәчәкмен!» ‑ дип бер үк вакытта сүз дә, бәһа да бирде.

«Апрель» республика балалар җыр сәнгате конкурсыннан ул икенче дәрәҗә, Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсыннан беренче дәрәҗә дипломнар алып кайтты. «Сулпылар»да катнашты. Казанда исә Фәнир Галимов иҗатына багышланган концертта да тамашачы аны җылы каршылады.

Айданның өйрәнгән җырлары иллеләп икән. Аларны ул татар, башкорт һәм рус телләрендә башкара. Кандра музыка мәктәбендәге вокал (Алия Закирова классы) һәм аккордеон (Светлана Кузьмина классы) бүлекләрендә шөгыльләнә.«Шатлык» ансамбленә йөри. Укытучысы Алия Фәрит кызы чыгыш ясар өчен берничә җырны укучысына тәкъдим итә. Ә Айдан дәү әнисе Минзилә Кулуева белән берлектә җырның күңелгә ятканын сайлап ала һәм яхшылап өйрәнә. Малайның җиңүләре аларның күмәк хезмәт җимеше булып чыга. Беренче чиратта, әлбәттә, Айданның үз сәләте һәм тырышлыгы зур роль уйный!

Гаиләдә аның бу мавыгуын дәү әтисе Кәрим Рифкат улы белән әтисе Алмаз Хәйдәров та хуплап, күңелен үстереп тора. Алар юмор аша, кызык хәлләр сөйләп, яратып, улларын тәрбияли. Мәктәптә дә Айдан — алдынгылар рәтендә, ул «4» һәм «5» билгеләренә генә өлгәшә. Сәрәндә һәм Кандрада узган мәдәни чараларда актив катнаша. Музыкадан тыш, аның башка төрле мавыгулары да байтак. Җәнлекләр дөньясы белән ныклап кызыксына, аларның нинди авырлыкта булуы, холык‑табигатьләрен җентекләп өйрәнә. Әллә ничә аниматроника (робот, кешеләр һәм хайваннар сыннары) коллекциясе бар. Ул алар белән яратып уйный, төрләрен яттан белә, үзе дә пластилиннан ясый һәм инглиз телендә җырларын башкара.

«Тышкы кыяфәтләре килбәтсез булса да, алар бик мәрхәмәтле, балаларның күңелен ача», ‑ ди Айдан. Башка яхшы сыйфатлы уенчыклары да күп аның, алар малайның эчке дөньясын, аң‑белемен тирәнәйтергә ярдәм итә. Сер итеп кенә әйтте: киләчәктә филгә утырып йөрергә хыяллана икән ул.

Айдан әле нәфис сүз остасы да. Тукай шигырен оста укып, Туймазыда үткән бәйгедә беренче дәрәҗә диплом алган.

Соңгы вакытта әнисе рухына багышлап, кызганычка, Айгөл Кәрим кызы көчле авырудан ике ел элек вафат булган, догалар ятлап сөйли башлаган. Гаиләдә ана роле бик зур, ул алып биргән уенчыклар, аның белән бәйле истәлекләр йортта кадерле ядкарь итеп саклана. Хәтта әни бүлмәсе дә бар!

Гаилә белән алар бергәләп сәяхәт итәргә, бассейнга су коенырга барырга яраталар. Бер минут та вакытлары юк: я бәйгегә китәләр, я репетициягә ашыгалар... Менә әле генә Казанга, Татарстан җырчылары Гүзәл һәм Рөстәм Маликовлар Айданны телевидениега төшерергә чакырган.

Айдан Хәйдәров җырчы буларак танылып килә, ләкин киләчәктә ул табиб булырга хыяллана. «Балалар әниләрсез, әниләр балаларсыз калмасын өчен тырышачакмын», ‑ ди малай.

‑ Бәхетле, гомерле, иманлы булсын. Әнисен һичкайчан онытмасын, безгә сүз тидермәсен. Тормышта кем генә булса да, нигә генә тотынса да, эшен булдыра алганга сөенеп яшәсен, ‑ дип көн‑төн тели дәү әнисе Минзилә ханым.
Бу изге теләкләргә без дә кушылабыз. Ерак юлларда аларны фәрештәләр саклап йөртсен, Айдан яңадан‑яңа уңышларга ирешсен!

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА, Кандра авылы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: