«Әнисә апа Ак чишмәсен,
Үлеп яраткан кеше.
Туган ягын шулай сөйгән
Юктыр ла аның ише».
Туймазының «Алтын башак» әдәби оешмасы әгъзалары очрашу үткәрде.
Анда һәрберсе үзенең шигырен укыды, фикер алышты. Җыелучылар арасында мөлаем гына ипле ханым — Әнисә апа Минһаҗева бар иде. Ул миңа «Туган авылым — Ак чишмә» дигән китабын бүләк итте. Әнисә апа минем үткәнемне бераз белгән ахры, бүләген тапшырганда: «Якташыма!» — диде. Китапның тәүге битен ачкач, «Ютазы районы, Ак чишмә авылы» — дип уку белән, йөрәк тибешләрем үзгәрде. Бу бит минем күңелемә якын, хәтер төбемдә сакланучы — Ак чишмә авылым турында! Бик зур дулкынлану белән укып чыктым мин бу китапны.
Әниемнең әнисе — Фәрхури әбием тумышы белән Ак чишмә авылыныкы. Исән чагында безгә авылы турында еш сөйли иде. Ә мин үзем Ютазы районының Акбаш авылында туып-үстем. Ике авыл арасы 15 чакрым тирәседер. Әнисә апаның китабында «Авыл ничек барлыкка килгән?» исемле бүлек йортлар тәртибендә язылган.
Миңнеямал һәм Гайсә Мусиннар... Бу кешеләр минем әбиемнең әти-әниләре. Ак чишмә авылына нигез салып, аңа исем бирүчеләр исемлегендә. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтмаганнар арасында Габделгани Гайсә улы Мусин бар, ул әбиемнең абыйсы була.
Шушы ук китапның 20нче битендә Хисаметдин Гыймаевлар гаиләсе турында язылган. «Бәхетле гаилә», — диелә алар хакында. Шушы гаиләдән сугышка киткән 4 бертуганга — Хисметдин, Гыйльметдин, Шәүкәт һәм Әсләм — исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Ә бу кешеләр минем тормыш иптәшем Нәсыйх Вәлиәхмәтовның туганнары. Бианам Факия әнкәй дә тумышы белән Ак чишмә авылыныкы.
Туганнарымның язмышын мин бераз ишетеп белә идем, әмма алар турында китап укырмын дип уйламадым. Тарихи чыганаклардан тулыландырылып бирелгән мәгълүматлар. Әнисә апага ихлас рәхмәтемне җиткерәм, тарихи вакыйгаларны чагылдырып, туганнар, авылдашлар турында иҗат иткән китабы өчен.
Бу китапны укып чыкканнан соң, эчке бер халәт мине юлга чакырды. Кызым Айгөлне һәм оныклар белән, әнкәйнең сеңлесе Мәрьям апаны да алып авылга киттек. Ютазыдан 8 чакрым үткәч — Ак чишмә авылы башлана. Тирә ягында куе печәнле, чәчәкле, җиләккә бай болыннар җәйрәп ята. Авыл башындагы урман эчендә тау битеннән берничә чишмә бәреп чыккан да, бераз аккач мул сулы инеш булып, авыл буенча агып киткән.
Нәсел агачыбыз тамыр җәйгән, әби-бабаларым, әти-әнием тәпи атлап киткән төп нигезне оныкларыма да күрсәтәсем килде. Әнием Разияның шушы нигездә йөгереп йөргән бәләкәй чагын күргәндәй булдым.
Менә кайда ул буыннар бәйләнеше, чын рухи байлык!
Чишмә буена килдек тә, көмештәй саф судан авыз иттек. Әкияттәй матур табигать кочагында истәлек өчен фотога төштек. Бу минутлардан мин ләззәтләндем, бер үк вакытта горурлану хисе дә кичердем. Әниемнең үткәне белән очраштырганы, нәсел тамырларымны исемә төшергәне өчен Әнисә апага зур рәхмәт әйтәм. Аңа тагы да иҗади уңышлар, озын гомер, якты матур киләчәк, рух ныклыгы телим.