Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июнь 2023, 16:20

Эшсезләргә — 150 мең сум

Хөкүмәт эшсез кешеләргә шундый күләмдәге түләүләр бирә.  

Эшсезләргә — 150 мең сум
Эшсезләргә — 150 мең сум

Агымдагы елда Башкортстанның эшсез халкы үз бизнесын башлый ала. Аларга моның өчен дәүләт ярдәме бирелә. Бу хакта Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. «РБК - Уфа» язуынча, республика казнасыннан ярдәм күләме 19,3 млн сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, Ленара Иванова сүзләренчә, бизнес ачу өчен һәр булачак эшкуарга берьюлы 153 мең сум акча алырга мөмкин. Бу программада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар катнаша ала. Гаризаны «Русия эше» порталында бирергә мөмкин. Граждан кечкенә тест узачак, ә аннан соң аңа бизнес-план төзергә тәкъдим итәчәкләр. Әлбәттә, белгечләр документны әзерләргә булышачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: