Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 апрель 2023, 09:23

Бурыч җыеп, башыңа кайгы алма

Торак-коммуналь уңайлыклар өчен вакытында исәп-хисап ясамау зур күңелсезлекләр, иң беренче чиратта, суд юлына китерү белән тәмамланырга мөмкин.  

Бурыч җыеп, башыңа кайгы алма
Бурыч җыеп, башыңа кайгы алма

Бүгенге көндә Октябрьский шәһәре буенча торак-коммуналь уңайлыклар өчен халык түләмәгән бурычлар шактый зур суммага әверелгән. Халыкның түләү дәрәҗәсе кимүе идарәче оешмалар тарафыннан күп фатирлы йортларга, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты кимүенә китерә.

РФ Торак кодексының 153 маддәсе нигезендә кулланучы торак бина һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләүне вакытында һәм тулысынча түләргә тиеш. Бер айга торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләүне аннан соң килгән айның унынчы көненә кадәр ай саен кертү каралган. Хезмәтләр өчен вакытында һәм/яки тулы булмаган түләү очрагында, табигый ки, әҗәт барлыкка килә. Аларны кире кайтарып алу максатында идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр закон нигезендә чаралар күрергә мәҗбүр була. Шуны да истә тотарга кирәк, торак-коммуналь уңайлыклар өчен вакытында түләмәү хезмәтләр күрсәтүне туктатуга яки чикләүгә китерә. Бурычны даими түләмәү нәтиҗәсендә пенялар исәпләнә, ә бу исә гражданнарның торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү күләмен тагын да арттыра.

Әмма күңелсезлекләр моның белән генә тәмамланмый, атап әйткәндә:

¡ суд карары әҗәтне тулысынча түләтүне күздә тота, шул ук вакытта бурыч суммасы суд чыгымнары (дәүләт пошлинасы) суммасына, шулай ук суд приставы тарафыннан бурычлы кеше түләргә тиеш сумманың яки түләтелә торган мөлкәтнең бәясеннән җиде процент күләмендә салына торган башкаручы җыем суммасына, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә артачак;

¡ әҗәтне түләтү турында суд карары булган очракта, суд приставлары хезмәте яки банк бурычлының банк счетларыннан акча алуны, шул исәптән бурыч тулысынча түләнеп беткәнче аны хезмәт хакыннан һәм пенсиядән тотып калуны башкара;

¡ бурычны түләү хисабына күчемсез һәм күчемле милекне тартып алу, транспорт чарасына арест салу яки аның белән гамәлләрне теркәүне тыю мөмкин;

¡ чит илгә чыгу тыела;

¡ социаль наем килешүләре буенча яшәүче бурычлыларны куып чыгару;

¡ ташламаларны һәм компенсацияләрне туктату яки бетерү.

Чөнки РФ Торак кодексының 159 маддәсе нигезләмәләренә ярашлы ташламага ия гражданнарга торак бина һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләүгә субсидияләр каралган.

Гражданнар вакытлыча булмаган очракта да торак урыннарны карап тоту, коммуналь җылыту хезмәтләре, салкын һәм кайнар су, электр белән тәэмин итү өчен гамәлдәге законнар нигезендә түләүдән азат итү каралмаган.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләүне вакытында кертү буенча законнар белән каралган йөкләмәләрне үтәргә киңәш итәбез. Әгәр торак-коммуналь уңайлыклар өчен барлыкка килгән бурычны түләүдә кыенлыклар туса, әҗәтне кире кайтару мәсьәләсен хәл итү өчен берничә варианттан файдаланырга мөмкин, шуларның берсе — бурычны реструктуризацияләү, ягъни өлешләп түләү турында килешү төзү. Ул бурыч йөкләмәсе шартларын үзгәртүгә юнәлдерелгән гражданлык-хокукый килешү булып тора. Аның нигезендә төп килешү буенча каралган түләүләрне кичектерү яки өлешләп түләргә мөмкин (РФ Гражданлык кодексы 421 маддәсенең 3 пункты).

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: