Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2023, 16:26

Аванс азрак килде. Ни өчен?

Яңа елның беренче айлары, гадәттә, төрле өлкәләрдәге үзгәрешләр белән башланып китә.  

Аванс азрак килде. Ни өчен?
Аванс азрак килде. Ни өчен?

Халык инде коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дә нәкъ шушы чорда аеруча «үсүе» кебек яңалыкларга күнегеп бетте. Әмма бу юлы хезмәт хакына бәйле яңа үзгәреш күпләрне гаҗәпләндерде. Алай гына да түгел, аванслары кимрәк булып килүчеләр борчуга ук калды.

Чынлап та, быелдан аванс барлык хезмәткәрләр өчен дә яңача исәпләнә башлады. Бу 2023 елның 1 гыйнварыннан керемгә салым (НДФЛ) түләү кагыйдәләренең үзгәрүе белән бәйле. Хәзер эш бирүче НДФЛны аванстан да, хезмәт хакыннан да тотып калырга тиеш була. Аңа карап, хезмәт хакының гомуми күләме кимеми, элеккечә кала. Аванс азрак килсә, калган өлеше хезмәт хакының төп өлешенә өстәп бирелә торган була. Ягъни керемгә салым һаман да шул 13 процент күләмендә, тик ул икегә бүленеп алына: яртысы — аванстан, яртысы — хезмәт хакыннан. Ә аванс аз түләнә торган оешмаларда, киресенчә, суммасын арттырырга мөмкиннәр. Аңа карап, акчагыз арта дигән сүз түгел, аванска өстәлгән «артык сумма» хезмәт хакының төп өлешеннән чигереләчәк. Менә шундый яңа закон.

Ачыклык өчен мисал китерик. Әйтик, хезмәткәрнең оклады 30 000 сум тәшкил итә, ди. 13 процент керем салымын алганнан соң (бу 3900 сум), ул «кулга» 26 100 сум ала. Элегрәк аңа 10 мең аванс һәм 16 100 сум хезмәт хакы бирелде (30 000 — 10 000 аванс — 3 900 бер ай эчендә барлык хезмәт хакыннан алынган керем салымы). Хәзер исә хезмәткәргә 8700 сум күләмендә аванс түләнә — былтыргыга караганда азрак (шул ук 10 000, әмма керем салымы сыйфатында 1300 сум акчаны тотып калып) һәм 17 400 сум күләмендә хезмәт хакы биреләчәк. Аерманы менә шушында өстиләр. Нәтиҗәдә, хезмәт хакы узган елдагыга караганда күбрәк килеп чыга (20 000 — 2600 керем салымы буларак). Тик тулаем нәтиҗәдә хезмәткәр шул ук 26 100 сумны ала.

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: