Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2022, 13:17

Андрей Назаров «ТЭФИ-Капитал» премиясенә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады

«Халыкара бизнес атналыгы» XV юбилей форумы кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «ТЭФИ-Капитал» Бөтенрусия телевизион премиясе җиңүчеләрен тәбрикләде.

Андрей Назаров «ТЭФИ-Капитал» премиясенә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады
Андрей Назаров «ТЭФИ-Капитал» премиясенә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады

Конкурс эшмәкәрләр һәм бизнес-җәмәгатьчелек тормышындагы вакыйгаларны яктыртучы иң яхшы журналистлар һәм телеканалларның хезмәтләрен хуплый.

— Кунакчыл республикабыз Халыкара бизнес атнасының беренче ике көндә дөньяның 24 иленнән 2000нән артык катнашучыны җыйды. 40ка якын эшлекле сессия үткәрелде, анда 140тан артык спикер чыгыш ясады. Чара кысаларында 14 һәм 15 декабрьдә 30 млрд сумнан артыграк суммага 30 килешү имзаланды, — диде ул.

Нәтиҗә ясап, Башкортстан Премьер-министры барлык җыелганнарга рәхмәт белдерде һәм һәр эшнең үз номинациясендә лаеклы приз булуын билгеләп үтте. Катнашучыларга барлык башлангычларда да уңышлар теләде.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: