Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2022, 13:13

Андрей Назаров «Ел салым түләүчесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

15 декабрьдә Башкортстан Республикасы Премьер-министры «Ел салым түләүчесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Торатау» Конгресс-холлында 2022 ел халыкара бизнес атналыгы мәйданчыгында узды.

Андрей Назаров «Ел салым түләүчесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Андрей Назаров «Ел салым түләүчесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Республика Премьер-министры кереш сүзендә әлеге конкурсның Башкортстан Башлыгы Боерыгы белән гамәлгә куелуын һәм дүртенче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. Аның төп максаты – салым дисциплинасының югары дәрәҗәсе һәм бизнесның ачык алып бару.

— Якынча мәгълүматларга караганда, 11 айда Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 209 млрд сум салым һәм салым булмаган керем кергән. Бу узган елгы дәрәҗәдән 18%ка артыграк. Иң мөһиме, без салымнар җыеп кына калмыйбыз, бизнеска ярдәм итүгә дә зур игътибар бирәбез, шул исәптән салым рәвешендә дә, — диде Андрей Назаров.

Үз чыгышының ахырында республика Хөкүмәте Премьер-министры барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге конкурсны үткәрү салым түләү һәм тиешле статуска ия булу, салымнар түләүдән качуга караганда, икътисадый яктан отышлырак һәм абруйлы мохит формалаштыруга ярдәм итүен ассызыклады.

Чара йомгаклары буенча ел саен үткәрелә торган «Ел салым түләүчесе» республика конкурсы лауреатлары республика Премьер-министры кулыннан бүләкләр награды алды.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: