Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 декабрь 2022, 13:42

Яшәү уңайлыклары кыйммәтләнде

Русия Хөкүмәте 2022 елның 1 декабреннән газ, электр энергиясенә һәм суга тарифларны арттыру турында карар кабул итте. Шул рәвешле, Башкортстан халкы өчен коммуналь уңайлыкларга түләү тугыз процентка – акчага әйләндергәндә, уртача 300 сумга кыйммәтләнде.

Яшәү уңайлыклары кыйммәтләнде
Яшәү уңайлыклары кыйммәтләнде

Мондый карарга килүнең сәбәбен РФ Икътисадый үсеш министрлыгы "бөтен ил буенча торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасының өзлексез эшләвен һәм үсешен тәэмин итү, шулай ук халык өчен торак-коммуналь уңайлыкларның сыйфатын саклап калу зарурлыгы" белән аңлата.

БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, билгәләнгән индекс һәр хезмәткә тарифлар аның зурлыгына карап артачак дигән сүз түгел. Бу - гражданин аена алган барлык коммуналь уңайлыклар җыелмасы өчен түләү үсешенең максималь зурлыгы.

Башкортстан халкы өчен электр энергиясене тарифлар 1 декабрьдән уртача 9, газ өчен түләү 8,5 процентка артачак. Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылыту, чүп чыгару хезмәтләренең арту бәясе 9 проценттан да артмаячак.

Октябрьскийга килгәндә, 1 декабрьдән җылылык энергиясе өчен түләү Гкал өчен 2465,92 сум булачак. Моңа кадәр ул 2262,25 сум булды. Электр энергиясенең киловатты өчен түләү 3,68 сумнан 4,01 сумга әйләнде. Ике зоналы исәпләү приборы булган очракта, әлеге уңайлык өчен көндезге бәя бер киловаттка – 4,35 сум, төнге бәя – 3,21 сум. Шәһәр халкы өчен салкын суның кубометры 3,30 сумга кыйммәтләнде – ул 39,89 сум тәшкил итәчәк. Ташландык суларның бәясе 19,07 сум булган булса, 1 декабрьдән 20,80 сум торачак. Каты көнкүреш калдыкларын ташлаган өчен дә тариф бераз артты: күп фатирлы йортта яшәүче һәр кеше өчен аена 101,9 сум, шәхси торак йортларда яшәүче һәркем өчен 103,49 сум түләргә туры киләчәк.  

 

Шуңа игътибар бирергә кирәк: тарифлар ел ярым дәвамында, ягъни 2024 елның 1 июленә кадәр индексацияләнмәячәк. Моннан тыш, Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, ахыргы чик булган индексларның саклануын һәм аларның нигезсез артуына юл куймауны үз контроленә ала.

 

Ничек азрак түләргә?

Коммуналь тарифлар үсү фонында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр алдында янәдән чыгымнарны янга калдыру мәсьәләсе килеп баса. Фатир өчен тәләү кәгазьләрендәге суммаларның артык зур булмавына ирешүнең ике юлы бар – берсе аның ресурсларны экономияләү, икенчесе шәһәр йортларының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, ә бу исә асылда аларның инженерлык җиһазлары эшенең дөреслегенә бәйле. Әйтик, торбаларны изоляцияләп, тәрәзәләрне алыштырып һәм тамбур ишекләрен урнаштырып подъездларны ремонтлау, системадагы авараияләр һәм агып чыгу турында сигнал бирүче исәпләү җиһазлары урнаштыру, шулай да күп фатирлы йортларның индивидуаль җылылык пунктларын ремонтлау һәм аларны дөрес көйләү чыгымнарны шактый киметергә мөмкин.

Моның өчен барлык агып чыгу урыннарын тиз арада бетерергә һәм йорт эчендәге инженерлык системаларын дөрес көйләргә бурычлы булган идарә итү компаниясе белән актив эшләргә кирәк. Йортта яшәүчеләрнең позициясе шулай ук аларның йортының республикада гамәлдә булган капремонт программасына кертү вакытына тәэсир итә. Аның кысаларында зур чыгымлы булган һәм тузган инженер җиһазларын алыштырырга мөмкин, ә бу исә түләүләрне киметү планында тиз һәм сизелерлек нәтиҗә бирә.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: