Катнашырга чакырылганнар:
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей НАЗАРОВ;
- ШОС Эшлекле советының башкарма сәркатибе Сергей КАНАВСКИЙ; - Беларусь Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий КРУТОЙ;
- «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды президенты Владислав ОНИЩЕНКО;
- «Русия экспорт үзәге» җәмгыяте генераль директоры Вероника НИКИШИНА;
- «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО генераль директоры Светлана ЧУПШЕВА;
- Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей КАТЫРИН;
- «Эшлекле Русия» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей РЕПИК;
- «МСП» корпорация» җәмгяте генераль директоры Александр ИСАЕВИЧ.
«Халыкара бизнес атналыгы» форумы — төрле өлкәләрдән хакимият вәкилләрен, бизнес-берләшмәләрне һәм экспертларны берләштерүче ел саен үткәрелә торган икътисади вакыйга. Эшлекле программа кысаларында пленар утырышлар узачак, анда катнашучылар елга икътисадый нәтиҗәләр ясаячаклар, халыкара кооперация, экспорт, инвестицияләр үсеше һәм бизнес-берләшмәләрнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышачаклар.
Фото: http://pressmia.ru