Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь 2022, 18:30

БР Сәүдә-сәнәгать палатасы Газпромбанкның электрон мәйданчыгы белән килешү төзиячәк

Уфада узачак Халыкара бизнес атнасында БР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән «Газпромбанкның электрон сәүдә мәйданчыгы» җәмгыяте арасында хезмәттешлек турындагы килешүгә кул куелачак.

БР Сәүдә-сәнәгать палатасы Газпромбанкның электрон мәйданчыгы белән килешү төзиячәк
БР Сәүдә-сәнәгать палатасы Газпромбанкның электрон мәйданчыгы белән килешү төзиячәк

Яклар эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудырачак, шулай ук сәүдә мәйданчыкларын камилләштерү буенча хезмәттәшлек итәчәк. «Төп бурыч - ул дәүләт һәм коммерция сәүдәсе юнәлешләре буенча дәүләт һәм коммерция сәүдәсе һәм сәүдә мәйданчыгы, шулай ук импортны алыштыру сервислары буенча мәгълүмати системаларны интеграцияләү, бу ахыр чиктә электрон сәүдә мәйданчыгыннан кулланучыларга «бер тәрәзә» режимында ике мәйданчык функционалыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте ЭТП ГПБ җәмгыятенең корпоратив клиентлар һәм дәүләт корпорацияләре белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Александр Гаврилов.

БР Сәүдә-сәнәгать палатасының Мәгълүмати технологияләр буенча комитеты рәисе Дмитрий Елизарьев сүзләренә караганда, бүгенге көндә 223-ФЗ санлы закон кысаларында эшләүче заказчыларга, шулай ук 44-ФЗ санлы дәүләт заказчыларына процедуралар урнаштырыру бер генә төбәк мәйданчыгы да юк. Интеграция мондый заказчыларга ЕТП ТПП мәйданчыгында «бер тәрәзә» кысаларында эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә. ТПП бердәм сәүдә мәйданчыгы 2021 елда универсаль бердәм платформа формасында эшли башлады, ул дәүләт заказчыларының, эре коммерция корпорацияләренең, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының сәүдә-сатып алу эшчәнлеген автоматлаштыруга юнәлдерелгән. 223-ФЗ санлы федераль закон буенча предприятиеләрнең сәүдә-тәэмин итү эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча 4 млрд сумлык сатып алулар уздырылган. Бүгенге көндә биредә 1500 актив позиция урнаштырылган.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: