Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 октябрь 2022, 16:52

Милек салымын түләү турында сорауларга җаваплар

1нче сорау: физик затларның милек салымнарын кем һәм кайчан түләргә тиеш?

Милек салымын түләү турында сорауларга җаваплар
Милек салымын түләү турында сорауларга җаваплар

Ел саен салым органнары күчемле һәм күчемсез милек хуҗаларына узган салым чорына физик затлар мөлкәтенә, җир һәм транспорт салымнарын исәплиләр һәм гражданнарга аларны түләү өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрәләр. Әйтик, 2022 елда Башкортстан Республикасы салым органнары 2021 ел өчен милек салымнарын исәпләп чыгарган, аларны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Физик затларның мөлкәт салымнарын исәпләү салым органнары тарафыннан теркәлүче органнар тарафыннан тапшырылган милек объектлары турындагы белешмәләр нигезендә, салым түләүчеләр үз вакытында белдергән барлык ташламаларны, шулай ук торак объектларга һәм җир кишәрлекләренә карата салым салмый торган тотып калынган акчаларны исәпкә алып, катгый рәвештә исәпләнде.
2нче сорау: милек хуҗасы балигъ булмаган бала булса, милек салымын кем түләргә тиеш?
Физик затлар милкенә салым түләүчеләр булып, яшенә карамастан, салым салу объекты дип танылган милек милекчеләре таныла. Милек ияләре балигъ булмаган балалар булса, балигъ булмаган балалар милкендәге мөлкәткә карата салым түләү бурычын аларның ата-аналары (законлы вәкилләре, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) башкара.

 


#налогиплатимвсрок

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: