Акциянең төп максатлары: Башкортстан халкының салым белемен күтәрү, 2021 ел өчен гражданнарның милек салымын түләүгә салым кәгазьләрен алуы, шулай ук кешеләргә «Физик затлар өчен шәхси кабинет» интерактив сервислар, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» Русия Федераль салым хезмәте сайты, шулай ук «Салымнар ФЛ» мобиль кушымтасы ярдәмендә дистанцион түләү ысуллары турында мәгълүмат бирү. Һәм болар барысы да юл уңаеннан — өйгә яки эшкә, кунакка яки балалар бакчасына барганда...
Төбәкнең салым органнарына гражданнарның телдән һәм язмача мөрәҗәгатьләрен өйрәнеп, Русия Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре агымдагы елның октябрендә республика районнарына чыгарга һәм физик затларның милек салымнарын түләү буенча туган сорауларына җавап бирүне планлаштыра. Шулай итеп, белгечләр гражданнарга 7(347) 226-38-00 кайнар линия телефоны буенча гына мәгълүмат биреп калмыйча, халыкны борчый торган сорауларны урыннарда хәл итәргә әзер.
Фото: Официальный сайт Федеральной налоговой службы