— Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү — яңа мөмкинлекләр. Проектны гамәлгә ашыру аварияле һәм тузган торактан кешеләрне күчереп урнаштырырга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында республика халкын авария хәлендәге торактан күчерү турында БР Авария хәлендәге торак фондын мониторинглау үзәге директоры Виталий Гайдук сөйләде. Хәзерге вакытта республиканың Уфа һәм Нефтекамск шәһәрләрендә торак төзелеше территориясен комплекслы үстерү турында өч карар проекты килешенгән.
Русия Төзелеш министрлыгының Кадрлар үзәге җитәкчесе Елена Сенкевич территорияләрне комплекслы үстерү программасын популярлаштыру, пилот проектлар булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Сессия ахырында катнашучылар территорияләрне үстерү планында Башкортстанның яхшы тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм алар федераль дәрәҗәдә беренче тапкыр территорияләрне комплекслы үстерү буенча конгресс уздырырга кирәк дигән фикергә килде. Анда Башкортстанның төзелеш тармагы экспертлары үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алачак.