— Әйдәп баручы девелоперлар, экспертлар, төзелеш материаллары җитештерүчеләре, банк һәм финанс секторы, Русия юл-транспорт компанияләре һәм дустанә илләр вәкилләренә кызыклы булган максималь бай эшлекле программа килеп чыкты. Конгресс кырларында без инвестицион эшчәнлек өчен оптималь шартлар тудыру, төбәкара һәм тармакара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Ике көн эчендә 24 секция һәм пленар утырыш үткәрелде, анда Беларусь Республикасы делегациясе катнашты. Төзелеш һәм транспорт компетенциясе буенча 11 мавыктыргыч ярышлар булды. Конгресста Үзбәкстан, Казахстан, Төркия һәм Ираннан булган партнерларыбыз катнашты. Чара кырларында 11 килешү төзелде, — дип билгеләп үтте ябылу тантанасы барышында Андрей Назаров.
Конгресс ябылу тантанасы ахырында Андрей Назаров конгресста катнашучыларга дәүләт бүләкләрен апшырды. Халыклар Дуслыгы ордены белән республика башлыгы Указы нигезендә «Автодор» Дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко бүләкләнде. Башкортстан Республикасының атказанган төзүчеләре мактаулы исемнәре, БРның мактау грамоталары, БР Хөкүмәтенең мактау грамоталары белен төбәкнең транспорт һем төзелеш индустриясенең дистәләгән вәкилләре билгеленде. Конгресс кысаларында узган «СтройЮность» һөнәри бәйге призерлары һәм җиңүчеләре дә бүләкләнде.