+18 °С
Болытлы
Төбәк җитәкчесе Белоруссия коллегаларын Башкортстан һәм Беларусь өчен мөһим проектны тормышка ашыру белән котлады һәм республика базарында уңышлар теләде. Беларусь Премьер-министры Роман Головченко төрле детальләр һәм агрегатлар белән тәэмин итүче Русия предприятиеләре ярдәмендә МАЗ кооперациясенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
Дилер үзәген ачу тантанасыннан соң мәртәбәле кунаклар аны карап чыкты һәм тәкъдим ителгән техника үрнәкләре белән танышты.
– МАЗ техникасы Башкортстан төзелеш, юл һәм коммуналь тармакларында киң кулланылыш табар, дип өметләнәбез, - диде Минск автомобиль заводы генераль директоры Валерий Иванкович. - Ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту әлеге планнарны тормышка ашыруда яңа этәргеч бирә.