+17 °С
Яңгыр
Зур павильонда республика башкаласында хәзерге вакытта төзелә торган барлык диярлек торак комплекслары белән танышырга мөмкин.
— Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чарада катнашканнан соң, төзелеп килүче объектка турыдан-туры барырга һәм ипотека турында җентекләп сөйләячәк банк белгечләре белән аралашырга мөмкин булачак. Барысы да бер урында да уңайлы, — дип шәрехләде БР төзүчеләр ассоциациясенең башкарма директоры урынбасары Салават Агеев.
Шушы ук күргәзмә павильонында БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының һәм Башкирия Төзүчеләр ассоциациясенең экпозицияләре урнашкан.
Күргәзмә 23 сентябрьгә кадәр 9.00 сәгатьтән алып 19.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.