+16 °С
Болытлы
Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко һәм «Амкодор» компаниясенең директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән бергә төзелешкә символик старт бирдек.
Бу проект безгә нәрсә бирә? Машина төзелеше өлкәсендә югары компетенцияләр. Бу безнең үсеп килүче авыл хуҗалыгына кирәк булган продукция.
Яңа завод «Уфа» индустриаль парк территориясендә төзеләчәк. Хәзер моның өчен биредә мәйданчык әзерләнә. Инвестицияләр күләме - 1 млрд сумнан артык, 250 кеше эш белән тәэмин ителәчәк. Беренче продукцияне без киләсе елда Уфада узачак Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында күрербез, дип ышанабыз.