Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 сентябрь 2022, 14:39

Башкортстан белән Беларусь Республикасы арасында килешүгә кул куелды

Ул алты бүлектән һәм 71 чарадан тора.  

Башкортстан белән Беларусь Республикасы арасында килешүгә кул куелды
Башкортстан белән Беларусь Республикасы арасында килешүгә кул куелды

Актив эшчәнлек күзәтелә: сәнәгать кооперациясен үстерүдә — белорус җитештерүчеләре белән автомобиль, трактор, ашлык җыю һәм йөк күтәрү техникасын җитештерүдә; агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек тармагында; урман хуҗалыгы һәм агач эшкәртү өлкәсендә: сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек алып барыла.

Алдагы планнарда:

- тышкы сәүдә структурасын камилләштерүне дәвам итү һәм тышкы сәүдә әйләнеше күләмен узган ел дәрәҗәсеннән дә ким булмаган күләмдә тәэмин итү;

- Белоруссия предприятиеләре белән сәнәгать кооперациясен һәм сәүдә-сервис хезмәттәшлеген тирәнәйтү;

- «Амкодор» компаниясе һәм Минск автомобиль заводы белән инвестицион проектларны уңышлы тормышка ашыруны тәэмин итү;

- уртак кабул итүләр һәм визитлар кысаларында эшлекле активлык булдыру.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: