Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 сентябрь 2022, 22:37

Андрей Назаров көнүзәк мәсьәләр турында

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бу көннәрдә Уфада уза торган «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессының пленар утырышында чыгыш тотты:

Андрей Назаров көнүзәк мәсьәләр турында
Андрей Назаров көнүзәк мәсьәләр турында

— Русиянең Европа өлешендәге иң эре төбәкләрнең берсе булган безнең республика өчен төзелеш һәм транспорт үсеше мәсьәләләрен хәл итү бик мөһим. Республиканың транспорт челтәренең үзәге — Уфа транспорт үзәге, аңа биш радиаль тимер юл юнәлеше, шулай ук М-5 «Урал», М-7 «Идел» һәм «Уфа–Оренбург» Р-240 автомобиль юллары туры килә.

Башкортстанда автомобиль юллары 50 мең чакрым чамасы. Бу Русиядә Алтай краеннан соң икенче урын дигән сүз. Юл челтәре үсүен дәвам итә. Шул исәптән Русиянең Кытай һәм Урта Азия белән икътисадый үзәкләрен берләштергән М-12 трассасы федераль объектлар хисабына үсә; безнең эре инфраструктура проектлары хисабына, мәсәлән, “Уфадан «М-5» федераль автоюлына Көнчыгыш чыгу” объекты төзелә.

Республиканың эре шәһәрләрендә транспорт реформасын үткәрү мөһим юнәлеш булып тора. Бу үз эченә юл челтәрен үстерү, транспорт паркын модернизацияләү һәм инновацион алымнарны ала. Икътисадның башка тармакларындагы кебек үк, транспорт комплексы өчен дә импортны алыштыру проблемасы актуаль. Без бу юнәлештә эшне күптән башладык. Әмма «КАМАЗ» компаниясе белән төзелә торган «Мастер» сәнәгать технопаркы бөтен ихтыяҗны да каплый алмаячак. Шуңа күрә без «Амкодор» Белоруссия компаниясе белән берлектә производствоны локальләштерү өстендә эшлибез.

Быел гына да без коммуналь һәм юл-төзелеш техникасын яңарту өчен бюджетта 1,5 млрд сум акча каралды. 239 машина сатып алдык, шуларның яртысыннан артыгы – Белоруссиядә җитештерелгән. Кичә без бу өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында сөйләштек. 2024 елга кадәр бәяләнә торган ихтыяҗ — 7,5 млрд сумлык 730 берәмлек техника.

Тимер юл транспорты өлкәсендә без шәһәр яны тимер юл транспортында зур тизлектә пассажирлар ташуны үстерә башладык. Авиатранспорт турында сөйләсәк, дөньякүләм хезмәт күрсәтү стандартларына туры килгән яңа аэровокзал комплексын файдалануга тапшырдык.

Елга транспорты үсеше: Ак һәм Уфа елгалары буенча йөк навигациясе ел саен арта. Киләсе адым Агыйдел елгасы портын торгызу булырга тиеш. Без шулай ук елга туризмын үстерүгә басым ясыйбыз.

Төзелеш турында әйтсәк, берничә мөһим аспект аерылып тора. Берникадәр вакыт элек без яңа чынбарлыкта яшибез һәм аның чакыруларын җиңәргә өйрәндек: 2020 елдан башлап 90 млрд сумнан артык бәягә төбәк икътисадына ярдәм итү чараларының дүрт пакетын гамәлгә ашырдык. Агымдагы елның апрелендә Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын кабул иттек. Аңа 54 млрд сумнан артык суммага йөз илледән артык чарада кергән. Сумманың яртысы төзелеш тармагына ярдәм итү өчен тотылачак.

Моннан тыш, республикада «Торак һәм ипотека базарының экосистемасы» проекты инициативаланды. Без Русиянең «ипотека менюсы»н тулысынча гамәлгә ашырган беренче төбәге булачакбыз. Яңа технологияләр мөһим фактор булып тора. Республика объектларының бөтен тормыш циклында BIM-технологияләрне актив куллана башлыйбыз. Аерым алганда, республиканың капиталь төзелеш идарәсе «Аскон-Уфа» компаниясе белән берлектә тәҗрибә режимында «Pilot-BIM» системасын файдалана. Унҗиде оешмада «Pilot ЛОЦМАН» һәм «Renga» системалары кертелгән.

Башкортстан торак тапшыру күләме буенча да алдынгы урыннарны алып тора. Быел, узган елдагы кебек үк, безнең өчен рекордлы 3 млн кв. метр торак тапшырырбыз, дип көтәбез. 2030 елга безнең республика өчен максатчан юнәлеш — 4 млн кв. м. Бу безгә республика халкына яшәү өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: