Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 сентябрь 2022, 14:05

Уфада «Алга хәрәкәт» күргәзмәсе старт алды

Масштаблы экспозиция «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында уза. Ул «Мега» сәүдә комплексы янында «Конгресс» паркы территориясендә урнашкан (Рубежная ур., 178). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Алга хәрәкәт» күргәзмәсенең озынлыгы якынча 17 500 кв. метр. Биредә үз экспозицияләрен төзелеш һәм юл-транспорт тармакларының әйдәп баручы компанияләре тәкъдим итә.

Уфада «Алга хәрәкәт» күргәзмәсе старт алды
Уфада «Алга хәрәкәт» күргәзмәсе старт алды

Уфалылар һәм шәһәр кунаклары өчен ретроавтомобильләр күргәзмәсе, гастрофестиваль, Уфаның 450 еллыгы уңаеннан махсус павильон, шулай ук биредә 70тән артык махсус техника - авыр йөк машиналары, вертолет һәм башкаларны да күрергә мөмкин.

Күргәзмә 20-23 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: