Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 сентябрь 2022, 20:37

Электр энергетикасы тармагы өчен квалификацияле белгечләр әзерләнәчәк

20 сентябрьдә «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессы кысаларында БР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «ЭЛЕКТРОЗАВОД» акционерлык җәмгыяте арасында килешү имзаланды.

Электр энергетикасы тармагы өчен квалификацияле белгечләр әзерләнәчәк
Электр энергетикасы тармагы өчен квалификацияле белгечләр әзерләнәчәк

Шулай ук әлеге чара кысаларында һөнәри белем бирү оешмаларының «ЭЛЕКТРОЗАВОД» җәмгыяте белән 2022-2025 елларга ихтыяҗ булган өметле һөнәрләр буенча квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек буенча чаралар планы расланды.- - Республиканың һөнәри белем бирү системасы зур мөмкинлекләргә һәм үсеш потенциалына ия. Урта һөнәри белем бирү системасы абитуриентлар арасында популяр, яшь буынның эшче һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлавы карьера стартының ниндидер гаранты булып тора, — дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Бу мәгариф оешмаларының инфраструктурасын ныгыту ярдәмендә мөмкин булды. Көллиятләрдә, шул исәптән эш бирүчеләр ярдәме белән дә, төбәк хезмәт базарында ихтыяҗ булган чыгарылыш укучыларының һөнәри компетенцияләре сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирүче заманча остаханәләр булдырыла. Хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен, республика уку йортлары эш бирүче предприятиеләрнең ихтыяҗларына җавап бирергә әзер.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: