+18 °С
Болытлы
Беларусь вәкилләре Уфада уза торган «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессында катнашачак. Роман Головченко Радий Хабиров белән бергә берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль объектта булачак. Аерым алганда, Башкортстан башлыгы һәм Беларусь Премьер-министры Минск автомобиль заводының дилер үзәген ачачаклар һәм Белоруссиянең «АМКОДОР» компаниясе җитештерү комплексының төзелеш мәйданчыгы нигезенә капсула салачаклар.