Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 сентябрь 2022, 20:33

Башкортстан халкын нинди юллар көтә?

Уфада «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессы кысаларында төбәк артерияләргә багышланган пленар утырышта Башкортстанда юл төзелеше планнарын тәкъдим иттеләр.

Башкортстан халкын нинди юллар көтә?
Башкортстан халкын нинди юллар көтә?

БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев республикада өч федераль трассаның барлыгын, аларның һәркайсында җитди эш алып барылуын билгеләп үтте.
Ярты ел эчендә, мәсәлән, Казан-Еатеринбург юллары төзелеше башлану сәбәпле, трассаның әйләнеч участогы буенча документация әзерләнгән һәм расланган. 69 чакрым озынлыктагы участок Башкортстан территориясендәге биш торак пунктны әйләнеп узарга мөмкинлек бирәчәк.
«Урал буе» юл идарәсе баш инженеры Александр Михайлов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта яңа киселештә эшләр тулы көченә бара. “2030 елга кадәр без Подымаловтан Авдонга кадәр узачак махсус дүрт полосалы артерия белән М5 белән М7 трассасын тоташтырырга планлаштырабыз”, - дип хәбәр итте ул.
Киңәш-табышта катнашучылар федераль бюджетның Башкортстандагы юл төзелешенә җитди ярдәм күрсәтүен билгеләп үттеләр. Әгәр 2020 елда әлеге максатларга төбәк 3,6 млрд сум акча алса, 2021 елда – 8,6, 2022 елда – 23, 2024 елда 70 млрд сум акча алырга тиеш.
- Соңгы вакытта без республиканың туристлык кластерларына илтә торган юлларны төзекләндерүгә һәм реконструкцияләүгә зур игътибар бирәбез. Ял итүчеләр агымы арта һәм аларга бөтен шартларны тудырырга кирәк. Бу максаттан Бирск-Павловка һәм Толбаза- Красноусольский юлларында төп эшләр төгәлләнде, - диде БР юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Артем Шамхалов.
Башкортстан башкаласына килгәндә исә, Уфаның юллар төзү, ремонтлау һәм ясалма корылмалар идарәсе башлыгы Константин Паппе сүзләренчә, хәзер Пугачев урамын реконструкцияләү, алга таба Белая елгасы аша тагын бер транспорт кичүе төзелеше игътибар үзәгендә. Аннары шәһәрнең көньяк өлешендә перспектива белән яңа торак төзелеше булырга мөмкин 4-6
Что касается столицы Башкирии, то по словам начальника управление по строительству, ремонту дорог и искусственных сооружений Уфы Константина Паппе, сейчас в центре внимания находится реконструкция улицы Пугачева с дальнейшим строительством еще одного транспортного перехода через реку Белая. Ул очракта шәһәрнең көньяк өлешендә киләчәктә 4-6 млн кв. метр торак төзү мөмкин булачак. Транспорт проектының гомуми бәясе 9 млрд сум дип бәяләнә.

 

Тулысынча: https://resbash.ru/news/transport/2022-09-20/v-ufe-na-kongresse-transport-i-stroitelstvo-rasskazali-o-dorozhnyh-perspektivah-bashkirii-2957428

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: