+17 °С
Болытлы
20 сентябрьдә Уфаның Рубежная урамы 178 йорт адресы буенча урнашкан «Конгрессный» парк территориясендә «Алга таба хәрәкәт» күргәзмәсе эшли башлаячак. Ул «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессының символы булачак. Чама белән 17 500 квадрат метр мәйдан биләячәк чарада төзелеш һәм юл-транспорт тармагының әйдәп баручы компанияләре үзләренең экспозицияләрен тәкъдим итәчәк. Биредә үк ретро-автомобильләр күргәзмәсе дә урнашачак.
«Конгрессный» паркына 21 һәм 22 сентябрь көннәрне 09:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькәчә килергә мөмкин. Керү бушлай. Мәйданчыкка кадәр 226, 232, 277 санлы автобусларда барырга була. Тукталыш – «Конгрессная» тукталышы.
22 сентябрьдә конгересс үз эшен Нефтекамск шәһәрендә тәмамлаячак.