Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2022, 13:22

Киләчәктә Башкортстан башкаласы нинди булачак?

«Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессы кунаклары һәм катнашучылары Уфаның киләчәген күрәчәк. 18 сентябрьдә «Уфа - Арена» мәйданчыгында йөк автомобильләре йөртүчеләр конкурсы белән ачылачак чарада «Конгресс паркы»нда Уфаның 450 еллыгына багышланган павильон да эшләячәк.

Киләчәктә Башкортстан башкаласы нинди булачак?
Киләчәктә Башкортстан башкаласы нинди булачак?

Стендны ачуга әзерлекнең барышы белән Уфа мэры Ратмир Мәүлиев танышты.

— Биредә без бүген гамәлгә ашыра торган барлык проектлар турында җентекләп язылган. Алар — социаль һәм спорт объектлары, юл инфраструктурасы, парклар, скверлар, мәктәпләр төзелеше... Һичшиксез, без шәһәрдә туризмны үстерәчәкбез. Бүгенге көндә юллар һәм күперләр төзелешенә зур акчалар бүлеп бирелә. Бу сыйфатлы үзгәрешләр безгә бик мөһим, — диде ул.

Экспозициядә тәкъдим ителәчәк 10 стенд исәбендә – «Көньяк капка», «Курчак театры», «Фехтование үзәге», «Совет мәйданын реконструкцияләү», «Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү», «Сугыш ветераннары госпитале» һәм башкалар. Шул рәвешле, Уфа бизнес-шерифы Дамир Галиуллин сүзләренә караганда, «Транспорт һәм төзелеш» конгрессы кунаклары Уфаның киләчәген күрә алачак.

- Уфа шәһәре үз юбилеена тротуарлар, парклар һәм учреждениеләр хисабына гына үзгәрмәячәк. Монда без гамәлгә ашырырга планлаштырган инвестицион проект стендлары – «Уфа муенсасы», «Киләчәк мәктәбе» һәм федераль программа буенча төп урыннарның берсен биләгән «Туристлык коды» булачак. Башкаланы тагын да кунакчыл һәм кызыклы итә торган җәмәгать туклану экспозициясе һәм безнең яраткан һөнәрчеләребез дә тәкъдим ителәчәк, — дип ачыклык кертте ул.

Рубежная урамы 178 адресы буенча урнашкан мәйданга 226, 232, 277 санлы автобусларда «Конгресс» тукталышына кадәр барырга мөмкин. 20 һәм 21 сентябрьдә Уфаның юбилеена багышланган стендны теләгән һәркем карый ала. Павильонның эш вакыты - 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: