Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2022, 16:58

Халыкара конгресс ставканы югары технологияләргә куя

20 һәм 21 сентябрьдә Уфаның «Конгресс» паркы территориясендә узачак «Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессының эшлекле программасында цифрлаштыру, импортны алмаштыру, шулай ук яңа технологияләр куллану, кризиска каршы чаралар куллану һәм икътисадның әйдәп баручы тармакларына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә басым ясалачак.  

Халыкара конгресс ставканы югары технологияләргә куя
Халыкара конгресс ставканы югары технологияләргә куя

 — «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессында ставка югары технологияләргә - спутник навигациясенә, ясалма интеллектка, киләчәкне якынайта торган яңа технологияләр һәм проектларга ясалачак, - дип ышандыра Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Махсуслаштырылган чара кысаларында, Русиянең әйдәп баручы девелоперлар, экспертлар, төзелеш материаллары җитештерүчеләр, финанс секторы, юл-транспорт тармагы һәм дустанә илләрнең компанияләре вәкилләре шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өчен оптималь шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда Юл фонды акчалары күләме расланган территориаль заказ буенча 35 млрд сумнан артык тәшкил иткән, шуның 7,2 млрд сумы федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Быел Башкортстанда 75 чакрымнан артык автомобиль юлы төзелә һәм реконструкцияләнә, 900 чакрымнан артык озынлыктагы юлларга ремонт һәм капремонт ясала. Агымдагы елда реконструкция һәм ремонттан соң бер меңнән артык озынлыктагы 25 күпер норматив хәлгә китереләчәк. Республиканың иң зур инфраструктура объекты –Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы төзелеше графиктан алда алып барыла.
Автоюлларны модернизацияләү кысаларында төзүчеләр шулай ук торак пунктларга керү юлларын, транспорт чишелешләрен, дача юлларын һәм яктырту системаларын ремонтлыйлар. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте карары нигезендә республика заявкалары нигезендә әһәмиятле объектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә рәвештә 8 млрд сум бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, территориаль заказның гомуми күләме 43 млрд сумнан артып китәчәк.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: