Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2022, 11:00

Башкортстанда «ипотека менюсы» кертелә

20 сентябрьдә Уфада «Экосистема һәм торакка үтемлелекне арттыруның башка инструментлары» темасына узачак түгәрәк өстәлдә ипотека продуктлары, социаль ташламалы программалар һәм гражданнар өчен торакның һәркем өчен мөмкин булуын арттыруда нәтиҗәле булган башка механизмнар турында фикер алышачаклар. Дискуссия «Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессы кысаларында узачак.

Башкортстанда «ипотека менюсы» кертелә
Башкортстанда «ипотека менюсы» кертелә

Түгәрәк өстәл утырышында дәүләт органнары вәкилләре, төзүчеләр һәм базарда профессиональ катнашучылар катнашачак. Секциянең төп мәсьәләсе – республика халкы өчен инновацион цифрлы проект –«Торак базары һәм ипотеканың экосистемасы». Бу барлык дәүләт ярдәме кораллары, төзелеш һәм финанс базар мөмкинлекләре булган платформа. Ул «бердәм тәрәзә» принцибы нигезендә эшләячәк: кеше торак буенча социаль ташламаларга барлык хокукларын тормышка ашыра һәм торак шартларын яхшырту өчен кирәкле барлык мәгълүматны ала алачак.

— Башкортстан «ипотека менюсы» кертеләчәк беренче төбәкләрнең берсе булачак. Бу республика Башлыгы грантын оту бәрабәренә мөмкин булды. Экосистема 2023 елның июненнән дә соңга калмыйча эшли башлаячак, – дип нәтиҗә ясады БР Төзүчеләр ассоциациясе башкарма директоры Адель Сәйфуллина.

Шулай ук түгәрәк өстәлдә спикерлар яңа ипотека продуктлары, Русия һәм чит ил базарларында уңышлы гамәлгә ашырыла торган башка проектлар тәкъдим итәчәк. Сүз уңаенда, БР торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында икенче һәм ил буенча җиденче урынны алып тора. 2022 елның июлендә ипотека күләме буенча да Башкортстан Идел буе федераль округында икенче һәм ил буенча җиденче урында. 2022 елның узган җиде аенда Башкортстан Республикасында 63 687 млн сумлык 24 306 ипотека кредиты бирелгән.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: