Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 август 2022, 12:23

МРОТны 30 меңгә җиткерергә, диләр...

Дәүләт думасында минималь хезмәт хакы күләмен шактый арттырырга тәкъдим иттеләр.  

МРОТны 30 меңгә җиткерергә, диләр...
МРОТны 30 меңгә җиткерергә, диләр...
 

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыруга юнәлтелгән законны эшләп, карап тикшерүгә ЛДПР депутатлары җибәргән.

Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге фракция депутатлары минималь хезмәт хакын 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 15 279 сум тәшкил итә.

Бу көздә Дәүләт думасы 2023-25 елларга федераль бюджет проекты турында фикер алыша башлаячак. Партияләр әлеге база күрсәткечен арттыру буенча үз тәкъдимнәрен әзерли.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: