Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июнь , 16:46

«Октябрьский брендын бергә үстерәбез!»

«Пакер» фәнни-җитештерү фирмасында үткән «түгәрәк өстәл»дә шәһәр журналистлары һәм блогерлары төбәккә туристларны җәлеп итү буенча фикерләрен уртаклашты.

«Октябрьский брендын бергә үстерәбез!»
«Октябрьский брендын бергә үстерәбез!»

Башкортстан Республикасы матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре һәм Халыкара блогер көненә багышланган очрашуга Октябрьскийның электрон һәм басма мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде. Нәкъ менә хәбәрчеләр, фотографлар, операторлар, блогерлар гәзит, социаль челтәрләр, эфирлар аша шәһәр халкын борчыган мәсьәләләрне күзәтүгә ала, аларны хәл итүгә өлеш кертә, көнүзәк хәбәрләрне яктырта.

Гадәтәгечә, пресс-тур куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрүдән башланды. Аннары кунакларны производство цехлары, медицина һәм туклану бүлмәләре, ял итү зонасы һәм предприятиенең башка биләмәләре буйлап «сәяхәткә» чакырып, эшчәнлек шартлары белән таныштырдылар.

Бүгенге көндә «Пакер» фирмасында сәнәгать туризмы актив үсеш ала. 2008 елда компаниядә кунаклар сирәк булса, бүген инде бирегә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен башка шәһәрләр һәм илләрдән тулы делегацияләр килә.

Предприятие җитәкчелеге Октябрьский брендын үстерүгә өлеш кертүе аша килүчеләр игътибарын сәнәгать тармагына гына түгел, шәһәрнең туристик маршрутларына да җәлеп итүне күзаллый. Бу хакта «түгәрәк өстәл» барышында сөйләшү оештырылды. Анда журналистлар һәм блогерлардан тыш, «Пакер» фирмасы директоры Марат Мирсатович Нагуманов һәм хакимият башлыгының икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Сергей Васильевич Литов та катнашты.

Марат Мирсатович ике мөһим тема буенча фикер алышырга чакырды — шәһәргә килүчеләргә аны төрле яктан таныту һәм яшәү мохитен яхшырту юллары. Әңгәмә барышында төбәк халкы читкә китмәсен һәм туган шәһәре үсешендә катнашсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге тикшерелде.

Сергей Васильевич ике ел элек эшләнгән Октябрьский шәһәре брендын тәкъдим итте. Әлеге элементларны сувенир эшләнмәләр ясауда кулланырга мөмкин, алар кунакларга истәлек булачак. С. Литов шулай ук яшьләр эшкуарлыгын үстерү юнәлешләрен бәян итте, үз эшеңне алып баруга дәүләттән нинди субсидияләр каралганын искә төшерде.

Очрашуда катнашучылар сәнәгать һәм медицина туризмының потенциалы турында фикерләште. Кызыклы тәкъдимнәрдән этнографик туристлык үзәге булдыру идеясен билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге үзәктә туган якның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга, милли ризыкларны тәмләп карарга, җыр-биюләр белән хозурланырга мөмкин булачагы күзаллана. Шулай ук балалар өчен ял үзәге, милли ризыклар рестораны, сувенир продукциясен сату урыннары оештыру, шәһәр буенча туристик маршрутлар булдыру, хүҗасыз хайваннар өчен муниципаль приютка туристларны җәлеп итү һәм башка бик күп темалар тикшерелде.

Очрашу истәлеге итеп, катнашучылар фотога төште һәм аларга компания исеменнән бүләкләр тапшырылды. «Түгәрәк өстәл» артында тикшерелгән сораулар буенча фикер алышулар исә киләчәктә дә дәвам итәчәк. Октябрьскийның туристик потенциалын һәм шәһәр мохитен үстерү турындагы сөйләшүгә битараф булмаган һәркем кушыла ала.

Барлык катнашучылар исеменнән «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасына дустанә мохиттәге фәһемле дә, кызыклы да очрашу өчен рәхмәтебезне җиткереп, киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүгә ышаныч белдерәбез!

Лилия ГАБИТОВА.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в