+19 °С
Болытлы
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итүенчә, пенсияләр, социаль түләүләр һәм МРОТ өчен өстәмә индексацияне автомат рәвештә үткәрәчәкләр, ул 8-10% тәшкил итәчәк.
Депутат сүзләренчә, дәүләт башлыгы парламентка бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын, социаль пособиеләрне һәм пенсияләрне планнан тыш арттыру өчен кирәкле төзәтмәләр кертергә кушты.
«8-10% күләмендә булыр дип фаразлана. Аның 9% булуы ихтимал», — дип белдерә ул.