Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 апрель 2022, 15:57

Май бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Озакламый озайлы бәйрәм көннәре башланачак. Билгеле, аларга бәйле рәвештә, пенсияләрне тарату вакыты да берникадәр үзгәрәчәк.  

Май бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Май бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе апрель ае өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне вакытында һәм тулысынча башкарып чыккан. Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, түләүләрне финанслауга барлыгы 22,1 миллиард сум акча җибәрелгән. Ел башыннан исә халыкка 88,2 миллиард сум акча күчерелгән.

Агымдагы елның май ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне халыкка илтеп тапшыру график нигезендә – 3 майдан башлап башкарылачак. 9 май – Җиңү көненә туры килгән түләүләр алданрак – 6, 7 май көннәрендә башкарылачак. Бәйрәм һәм ял көннәре өчен пенсия түләүнең конкрет даталары алдан ук, апрель пенсиясе квитанцияләрендә күрсәтелгән иде.

Кредит оешмаларына, банк исәпләренә акча күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта, 2022 елның 12 маеннан башлап гамәлгә ашырылачак.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе 1 миллион 150 мең пенсионерны, 291 мең федераль льготникны, 145 мең федераль социаль өстәмә түләү алучыларны акча белән тәэмин итә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: