Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 апрель 2022, 09:31

«Альтернатива» санкцияләрдән өстен

Пластмасса эшләнмәләре җитештерүдә Русия лидеры булган предприятие халык куллану товарлары өлкәсендә импортны алыштыруга күчә. Тышкы санкцияләргә бәйле, тоташ Русия һәм Башкортстан икътисады гаять авыр чорга аяк басты. Аның төп тармагы булган сәнәгать мондый шартларда үсешкә исәп тота аламы? Санкцияләр кысаларында кертелгән чикләүләр предприятиеләрнең җитештерү чылбырын өзәргә сәләтлеме? Элек Европа берлеге илләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырып, үзенең продукциясе белән дөньякүләм сәүдәдә лаеклы урын алган Башкортстан товар җитештерү­челәренең тышкы бәйләнешләрдән читләштерелүе законлымы? Бу җәһәттән китерелгән зыянны каплауда дәүләт ярдәме кулланылырмы?

«Альтернатива» санкцияләрдән өстен
«Альтернатива» санкцияләрдән өстен

– Евросоюз илләренең аерым компанияләре һәм сәүдә фирмалары белән моңарчы бәйләнештә булсак та, әлегә кадәр «Альтернатива» Көнбатыш санкцияләренең тискәре йогынтысын тоймады, дип әйтер идем, – дип башлады әңгәмәне Раил Камил улы. – Моңа берничә сәбәп бар. Заводтагы җиһазлар һәм станокларның күпчелеге Төркиядә һәм Кытайда чыгарылган, ә алар, белүебезчә, санкцияләрдә катнашмый. Бездәге җитештерү куәтләреннән аерым җиһазларны гына Италия һәм Германиядән кайтарган идек. Бәхеткә, алар – яңа, шуңа да хәзерге чорда тоткарлыксыз эшли. Әмма бу илләр фирмаларыннан алынган станоклар һәм корылмалар мәңгелек түгел, аларга да запас частьлар таләп ителәчәк. Аерым агрегатларның аналогын Русия предприя­тияләрендә табып булыр, әлбәттә, ләкин оригиналны алар тулысынча алыштыра алмый. Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: Русиядә пластмассадан хуҗалык товарлары, кирәк-ярак җитештерү сегментында эшләүче 400дән артык предприятие исәпләнә. «Альтернатива»дагы кебек, аларда да өреп кабартучы термопласт-автоматлар, пресс-формалар кулланыла. Ни аяныч, мондый махсус җиһазларның бик аз өлеше генә Русиядә чыгарыла, шуңа да станокларны чит илләрдән алырга мәҗбүрбез. Бу өлкәдә Көнбатыш илләреннән техник бәйлелектән котылу турында күп сөйләнелде. 2014 елда санкцияләр кулланыла башлагач, чит илләрдән кертелүче җиһазларны алыштыру юнәлешендә ил күләмендә максатлы программа да кабул ителеп, эш урыныннан кузгалган кебек иде. Сигез ел үтте, әмма, кем әйтмешли, теге йөк һаман да урынында булып чыкты. Миллиардларча сум акча да түгелгән, ләкин пластмасса чыгаручы станоклар буенча импортны алыштыруда максатка ирешелмәде, карарлар кәгазьдә генә калды. Нәтиҗәдә, без һаман да чит илләргә бәйле, чаралар күрелмәсә, моның аянычлы хәлләргә китерәчәге хәзер көн кебек ачык.
– Заводта кулланылучы полипропилен чималы белән хәл ничек тора?
– Элек «Альтернатива» чималны чит илләрдән, атап әйткәндә, Төркиядән, шулай ук Татарстаннан кайтарта, Башкортстан заводларыннан да ала иде. Русия пластмасса җитештерүчеләрен полипропилен чималы белән тәэмин итү «Сибур» компаниясенә йөкләтелде. Ул бу өлкәдә монополияче санала, шуңа да тәүге мәлләрдә хакларны югары куйды, әмма соңгы чорда алар тотрыкланды, полипропилен базарында монысы аеруча мөһим. Аннары чимал бәясе продукциянең үзкыйммәтендә дә чагылыш таба, ә бу инде көндәшлек сәләтенә зур йогынты ясый. Чимал җиткелекле булгач, завод эшен дәвам итә, технология чылбырларында өзеклеккә юл куелмый. Әйткәндәй, пандемия шартларында да эш процесслары тотрыклы барды. Дөрес, ил күләмендә локдаун кертелгәч, санитар таләпләргә ярашлы, заводны 10 көнгә туктатырга мәҗбүр булдык. Хәзер эш гадәти 7/24 режимында бара, ягъни продукция җитештерү тәүлек әйләнәсенә тулы атна буе дәвам итә. Товар ассортименты элеккечә өч мең төрдән артык, елына 150дән артык яңа төр продукция үзләштерелеп, җитештерү чылбырына куела.
– «Альтернатива» Көнбатыш базарын яулап, продукциянең аерым төрләрен Европа берлеге илләренә чыгара башлаган иде. Эшлекле мөнәсәбәтләрнең үсүенә Башкортстан пред­приятиесенең Германиянең Майндагы Франкфурт шәһәрендә даими үткәрелүче Халыкара күргәзмәләрдә катнашуы да зур йогынты ясады. Хәзер бәйләнешләр өзелдеме?
– Ни аяныч, бу сорауга уңай җавап бирергә туры килә, хәер, моңа пандемия чикләүләре дә этәргеч булды. Соңгы ике елда пластмасса җитештерүче сыйфатында чит илләрдә оештырылган халыкара күргәзмәләрдә катнашмыйбыз, шуңа бәйле, «Альтернатива» товарларын чыгару да тукталды. Сүз дә юк, Европаның пластмасса базарына керү өчен зур тырышлык белән бергә байтак кына финанслар да салынды. Ил күләмендәге соңгы вакыйгалар күрсәтүенчә, хәл тамырдан үзгәрде, монда инде барысы да җайланыр, элекке сәүдә бәйләнешләре тергезелер, дип үз-үзеңне тынычландыру урынсыз. Үткәннәргә кире кайту юк. Без шуннан чыгып эш итәбез. «Альтернатива» товарлары өчен төп юнәлеш булып Азия киңлекләре тора. Монда таяныр төбәкләр бар, чөнки БДБ илләреннән Урта Азиядәге партнерлардан, мәсәлән, Казахстан, Үзбәкстан белән электән хезмәттәшлек итәбез. Әйтик, «Альтернатива»ның Русия өлкәләрендә һәм БДБ дәүләтләрендә партнерлардан 2 меңгә якын күпләп сату базасы исәпләнә иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу юнәлештә үзгәрешләр аз, димәк, базаларның зур өлеше сакланды, әмма иң мөһиме – Русия санкцияләренә ярашлы, Көнбатыш илләреннән пластмасса товарлары кертү туктатылгач, безнең илдә җитештерелгән шундый төр продукциягә сорау да кискен артты. Кем әйтмешли, бер зыянның бер файдасы да була. Ничек кенә сәер яң­гырамасын, Көнбатыш чикләүләре «Альтернатива» кебек предприятиеләргә яңа мөм­кинлекләр ачты. Шуңа да җитештерү куәтләрен кискен арттыру хәстәрен күрдек. Әлеге үзенчәлекнең кадрлар сәясәтенә дә уңай йогынты ясавы аңлашыладыр. Соңгы айда гына бездә 60 яңа эш урыны булдырылды. Хәзерге вакытта коллективта 2560 кеше эшли. Эшче һөнәрләре буенча өстәмә рәвештә белгечләр туплау дәвам итә, чөнки халык куллану товарлары, хуҗалык әйберләре җитештерүдә яңа линияләр ачу күздә тотыла. Монда инде ихтыяҗ арту да исәпкә алына.
– Көнбатыш санкцияләренең тәүге этапларында ук Русиягә дус булмаган илләрдән кертелүче аерым төр сәнәгать эшләнмәләренә, комплектлау материалларына кытлык тууы гаҗәп түгел. Шуңа бәйле, күп кенә пред­приятиеләрнең эшчәнлегенә, һичбер арттырусыз, куркыныч яный, кайберләре хәтта ябылу алдында тора. Мондый товарлар номенклатурасында пластмасса әйберләр дә зур гына урын тота. Шактый катлаулы төс алган бу җитди мәсьәләне хәл итү максатында импортны алыштыру юнәлешендә анык проектлар таләп ителү турында Русия Думасындагы чыгышында Премьер-министр Михаил Мишустин да сөйләп үтте. Пластмасса тармагы сегментындагы әлеге проблемага нинди караштасыз?
– Хәзерге чорда пластмасса продукциясе кулланылмаган бер генә тармак та юк. Тоташ икътисадта бу сәнәгатькә дә, хәтта авыл хуҗалыгына да кагыла. Мәсәлән, технологияләр буенча аеруча нык үсешкән яшелчәчелеккә махсуслашкан теплица комплексларын алыйк. Алардагы эчке җиһаз-корылмалар тулысы белән дип әйтерлек пластмассадан эшләнгән. Ябык грунтта кыяр, томатлар үстерүче Голландия техно­логиясенә нигезләнгән мондый теплицалар Башкортстанда да берничә. Шулай ук заманча кошчылык, дуңгызчылык комплекслары барлыккка килде һәм уңышлы гына эшләвен дәвам итә. Мондагы җиһазларның күпчелеге чит илләрдә чыгарылган, корылмаларда пластмасса элементлары өстенлек алып тора. Табигый, аларның эш, ягъни куллану вакыты чикле, димәк, алыштыруны таләп итәчәк. Әлеге мәсьәләне җентекле өйрәнгәндә үзем өчен көтелмәгән шундый ачыш та ясадым: мәсәлән, терлекчелектә малларны, шулай ук кош-кортны су белән тәэмин итү өчен дә пластмассадан эшләнгән җиһазлар байтак кулланыла икән. Мәсәлән, яңа туган бозауларга тәгаенләнгән махсус эчергечләр дә, чебешләр ашату өчен махсус улаклар да бар. Әйтергә кирәк, алар барысы да пластмассадан ясалган. Иң көтелмәгәне шул – моңарчы моның ише җиһазлар күпчелектә безгә санкцияләр игълан иткән Көнбатыш фирмаларыннан сатып алынган. Көнбатыш сәүдә чел­тәрләре ябылгач, әлеге ихтыяҗны кайдан һәм нәрсә исәбенә капларга? Хәлне, кем әйтмешли, соңгы чиккә кадәр катлаулы дип исәпләүгә барып җитмәсәк тә, мәсьәлә, минемчә, җитди. Сүз бит тоташ икътисад, анык алганда, аграр тармак турында бара. Соңгы елларда анда аеруча зур үсеш күзәтелә, тармакка заманча шартларда эшләргә күнеккән фермерлар, шәхси малтабарлар килә, димәк, авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме дә арта. Чикләүләр кертелгәч, аларның, шулай ук сәнәгать җитештерүчеләренең пластмассадан эшләнмәләргә ихтыяҗын кем канәгатьләндерер? Килеп туган хәлдә әлеге сорауның республика Хөкүмәтендә, атап әйткәндә, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгында шактый җитди кабул ителүен яхшы аңлыйм. Чынлап та, борчылырга урын бар. Бу җәһәттән, пластмасса эшләнмәләренең кайбер төрләре импортны алмаштыру программасына кертелүен тулысынча хуплыйм. Министрлык белгечләре тарафыннан әзерләнгән импортны алмаштыру буенча пластмасса эшләнмәләренең якынча исемлеге төзелде. Анда җитештерүне безнең заводта җайга салырлык эшләнмәләрдән пластмассадан мебель, төрү материаллары да бар. Әйткәндәй, исемлекне тулыландыру максатында, министрлыкта һәм шулай ук «Альтернатива»да анык тәкъдимнәр кабул ителә.
Бу уңайдан шуны да белдереп үтим: импортны алмаштыру проектлары буенча безнең пред­приятиенең берникадәр тәҗрибәсе бар инде. Пандемия чорында, мәсәлән, кыска вакыт аралыгында сыекча сиптергечләр җитештерү җайга салынды. Аның санитар таләпләрне үтәүдә ярдәмен күпләр тойгандыр. Гомумән, импортны алмаштыру проектында катнашу өчен “Альтернатива”да матди куәтләр белән бергә продукция чыгаруга әзерлек барышында техник документлар тутыру, сызымнар ясауга бәйле бөтен шартлар да тудырылган. Конструкторлык бюросында заманча фикерләүче оста белгечләр эшли. Ягъни, яңа төр эшләнмә җитештерү тулы циклга корыл­ган. Бу җәһәттән янә бер үзенчәлекне күрсәтәсе килә – вакыт белән исәпләшмәгән белгечләргә ахыргы нәтиҗәгә ирешү өчен шактый кыска срок таләп ителә.
– Гомумрусия проектында катнашырга теләүчеләргә карата нинди таләпләр куела? Атап әйткәндә, шартларны үтәгән хәлдә, «Альтернатива» моңа исәп тота аламы?
– Проектның гаранты сыйфатында Русия «Сәнәгать үсеше фонды» чыгыш ясый, аның Күзәтү советы башлыгы булып сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров тора. Күптән түгел Фонд, икътисади чикләүләр шартларында сәнәгать предприятиеләрен үстерү максатында «Компонент һәм ресурс базасын формалаштыру» дип исем­ләнгән махсус программаны раслады. Аңа ярашлы, импортны алыштыручы продукция җитеш­терүчеләргә Русиядә моңарчы чыгарылмаган, әмма кискен таләп ителгән комплектлаучы материаллар, чимал, запас частьлар алу өчен ташламалы финанслау тәкъдим ителә. Пред­приятиеләргә гомум күләме 500 миллион сумга кадәр 5 процентлы заем алу хокукы бирелә. Импортны алыштыру буенча эшчәнлектә «Альтернатива» өчен мондый шартлар бик тә файдалы, чөнки, әйтеп үткәнемчә, заводта тупланган матди-техник мөмкинлекләр зур һәм максатларга тәңгәл килә. Әлеге юнәлештә республиканың Сәнәгать, энергетика, инновацияләр министрлыгы белән тыгыз бәйләнештә торабыз, ни өчен дигәндә, Русия дәрәҗәсенә чыгар өчен аның гаранты таләп ителә.
– 2006 елдан Сезнең җитәкчелектә «Альтернатива» киң масштаблы техник яңарышка юнәлеш алды, атап әйткәндә, җитештерү куәтләре Төркия һәм Кытай кебек илләрдән кайтарылган заманча корылмалар, автоматлаштырылган станоклар белән тулылана. Әлеге эшне дәвам итү максатында санкция­ләргә катнашмаган элекке партнерлар белән хезмәттәшлекне яңартырга исәп тотмыйсызмы?
– Иске дустан яхшысы юк, дигән әйтем бар. Агымдагы елның март башында Мәскәүдә пластмасса индустриясе товар җитештерүчеләренең халыкара күргәзмәсе үтте. Анда Төркия пред­приятиеләре дә катнашты, алар арасында полимерлар эшкәртүгә махсуслашкан «Hurmak» компаниясе дә бар иде. Пластмасса дөньясында киң билгеле бу компаниянең Түбән Новгородта вәкиллеге хәзерге чорда да эшләп килә, ягъни төрек дуслар Русия белән эшлекле бәйлә­нешләрне өзәргә уйламый. Мөмкинлектән файдаланып, Мәскәүдәге күргәзмә кысаларында «Hurmak» компаниясе вәкиле Бурк Анган белән эшлекле очрашу үтте. Әңгәмә дусларча шартларда барды, без күп кенә мәсьәләләр, атап әйткәндә, техник хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештек. Партнерлар ягыннан шактый кызыктыргыч тәкъдимнәр булды, кыскасы, алдагы эшчәнлеккә ныклы нигез салынды. Монда инде дуслар авыр чакта сынала әйтеме белән килешми мөмкин түгел.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
«Кызыл таң» гәзите.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: