Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 апрель 2022, 13:41

Субсидия алу җиңелләшә

Күпләр өчен файдалы мәгълүмат бу.

Субсидия алу җиңелләшә
Субсидия алу җиңелләшә

2022 елның 1 мартыннан соң эшен югалткан кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу җиңелрәк булачак.

     Русия Хезмәт министрлыгы 2022 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу өчен гаиләнең җыелма керемен билгеләгәндә агымдагы елның 1 мартыннан эшсез калган гражданинның керемен исәпкә алмаска дигән тәкъдим белән чыккан.

     Субсидия бирү өчен җыелма керем күләмен исәпләгәндә

  • уртача хезмәт хакы,
  • отставкага чыкканда бирелә торган компенсация,
  • эштән азат ителгәндә түләнә торган ял пособиесе,
  • шулай ук оешма ликвидацияләнүгә, хезмәткәрләр саны яки штат кыскаруга бәйле рәвештә эштән азат ителгәндә һәм икенче эшкә урнашу чорында саклана торган хезмәт хакы исәпкә алынмаячак. 

     Исегезгә төшерәбез, субсидияләр гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә “коммуналка” өчен түләүгә чыгымнарның максималь өлешеннән артып киткән очракта бирелә.

     Субсидия күләме:

 - күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен - 13%;

- ялгыз яшәүче 60 яшькә  ир-атлар, 55 яшькә җиткән хатын-кызлар - 18%;

- 70 яшькә җиткән ялгыз яшәүче гражданнар өчен - 16%;

- башка категория гражданнар өчен - 20%.

 
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: