1 июльдән, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. Башкортстанда торак-коммуналь хезмәтләргә хаклар елның икенче яртысында 4,4% ка артачак.
Башкортстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты башлыгы Светлана Бурдюк хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 июлендә коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы рәвештә күтәрелүе көтелә. Аның сүзләренә караганда, индексация 4,4% тәшкил итәчәк. "2022 елда тарифлар беренче яртыеллыкта 2021 елның декабре дәрәҗәсендә калды, һәм беренче яртыеллыкта бездә тарифлар артмый. Һәм бары тик 1 июльдән федераль дәрәҗәдә билгеләнгән чикләүләр кысаларында план буенча тарифлар 4,4 процентка индексацияләнә», – дип белдерде Бурдюк.
Аның сүзләренә караганда, электр энергиясе 5,1%ка артачак – бер киловатт 18 тиенгә кыйммәтләнәчәк. Шулай ук суга – 3,4% ька, җылылык – 3,7%ка, газ – 3%ка артачак.